Историческая справка

 

 

1805нче елда Әсәйдән хәзерге Карамалыга 7 хуҗалык күчеп утырган. Авыл Карамалы елга буенда урнаша, шуңа күрә Карамалы Елга исемен йөртә башлый.  1914нче елда басылган бер статистик белешмәдә ул Карамалы дип кенә бирелә. Миләте буенча халкы  башкорт булган. 1841нче елда халык саны алуда 109 ират, 113 хатын кыз исәпләнә. Ул Бөгелмә өязенең Юрмый волостенә керә. 1857нче елгы халык санын алуда авылда 221 ират теркәлә. Әлеге ревизиядән соң һәр ират башына 15 десятина күләмендә җир бүленә.

 

Халык саны арту сәбәпле икенче урынга күчү зарурлыгы туа. 1885нче ел ахырын Карамалы Сумароково волостенда зур авыллардан санала. Анда 139 хуҗалыкта 412 ират 374 хатын – кыз исәпләнә. Карамалы авыл җәмгиятенең 3315 десәтинә җире була. Ул вакытка һәр иратка 19,7 десәтинә туры килә. Җирне эшкәртү өчен эш кораллары белән 23 хуҗалак тулысынча, 7 хуҗалык өлешчә тәәмин ителә. 30 хуҗалыта эш кораллары бөтенләй булмый. Халыкта 381 баш эш аты, 412 баш мөгезле эре терлек, 646 баш сарык, 331 баш кәҗә асырала. Эш кораллары булмаган кешеләр башкаларга ялланып эшләгәннәр. Әйләнә тироәдәге бай табигать умарталык өчен уңай шартлар тудырган .Авылда 35 хуҗалыкта 284 оя умарта исәпләнгән. Гасыр ахырына Карамалы шактый зурая. 1887нче елда авылда 172 хуҗалык, 559 ират һәм 486 хатын-кыз исәпләнә. Бу күрсәткеч Сумароково волостендә дүртенче урын алып тора. Авылда бер мәчет эләп килә. Аның мулласы Хөснетдин Гәбделкасыймов була, ә мөәзине-Мөхәммәтзакир Ситдиков була. Дини мәктәп эшләп килә, 105 бала сабакка йөри, укытучысы Гәбделхак Ибраһимов була.  Авылда бер лавка эшли. Вак-төяк таварлар сатып Гариф һәм Александр сәүдә итәләр. Кыш-яз айларында кешеләр тукыма тукыганнар, җеп эреләгәннәр. Әзер тукымалардан кием-салымны Шәяхмәт Вильдановка тектерәләр. 1926нчы елда Карамалыдан Октябрь-Бүләк һәм Урсай Ключ авылларына күчеп утыралар. 1921нче елда Әсәйдән Таллы-Бүләккә типтәрләр күчеп урнаша. Шуннан бирле авыл советы биләмәсендә 4 авыл исәпләнә. 1931нче елда колхозлаштыру була, территориядә 5 колхоз оеша. Колхозда бөртекле ашлык, ит һәм сөт җитештерү башлана. Ярдәмче хуҗалык булып тегермән, йон тетү, итек басу, май чыгару, тимерчелек шогелләнәләр. Авыл зурайган саен хуҗалыкларны берләштерү кирәк була. Беренче Бөтендөнья сугышы башлану белән авыл советы территориясеннән 344 кеше сугышка китә. Аның 197се кире әйләнеп кайтлмый. Сугыш чорындагы бөтен авырлык авылда калган бала-чага һәм хатын-кызлар өстенә төшә. Бу чорларда эшче ират калмагач трактор, комбайннарда хаты-кызлар: Гараева Райхана, Башарова Мәрьәм, Ваһитова Мөзәгәрәфә, Сөнәгәтова Майҗамал апалар эшләгәннәр.

     1951нче елда авылга электр керә. 1955нче елда колхозның Победа машинасын сатып 50 КВт сил көчендә “С”80 ат егәрлеге белән эшләүче двигатель сатып алына. Иң беренче электр тогы артезиан коесына кертелде, 1956нчы елад хуҗалык йортларына үткәрелде. 1961нче елга кадәр шушы двигатель авылны электр белән тэәмин итеп тора. 1953нче елда икмәк 13576 ц җитиештерелсә, 1960нчы елда колхозлар берләшеп беткәч 34 824 ц була. Иң югары уңыш 1968нче елда гектардан 20ц 40кг була. Иң түбән уңыш 1975нче елда 6 ц, 1981нче елда 12 ц алына.

       1978нче елда колхозда йортлар төзелеп Урсай Ключ авылы Карамалыга күчерелде. 1970нче еллар башына колхозлар экономик яктан үсәләр. Шушы еллардан башлап колхозларда җылытылган техника мастерскойлары, терлек тораклары, ун еллык мәктәп, 250 урынга исәпләнгән культура йорты, балалар бакчасы, амбарлар төзелеп кешенең хезмәт һәм яшәү шартлары ахшыртылды. 1981нче елда колхоз совхозга әйләнеп СССР авыл хуҗалыгы министрлыгына караган “РУНО” составында сарыкчылык үстерүгә күчә. 2006нчы елда хуҗалык тарала. Бүгенге көндә авыл советында 338 хуҗалык 809 кеше исәпләнә. 7 милләт кешесе дус тату яши. 2009нчы елда Карамалы авылында яңа мәчет төзелә, аны Урсай Ключ авылында яшәгән Әминова Фәхриямал апаның Мәскәүдә яши торган оныгы үз акчасына төзетте. Төзелеш 2009нчы елның май аенда башланып 19 октяберендә газы, суы кергән, бөтен җиһазларын алынган килеш ачыла.    2011нче елда Таллы-Бүләк авылнда, 2013нче елда Октябрь-Бүләк авылында яңа мәчетләр ачыла.

 

Последнее обновление: 7 декабря 2018 г., 14:56

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International