08.06.2016 "Ватаным Татарстан"газетасы /№ 80, Авыл халкы бәйрәм итте. Сабантуй - Азнакай

/№ 80, 08.06.2016/

Авыл халкы бәйрәм итте

Азнакай

Сабантуйдан кайтканда күңел әледән-әле моңсула­нып алды. Мондый күркәм бәй­рәмне тагын бер ел кө­тәсе була. “Сабантуйлар узды – җәй бетте...“ – дигәннәре дә әледән-әле күңелгә килә.

 
Районның ничек яшәгә­не, халыкның күңел халәте Сабантуй мәйданыннан да күренә. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдул­лин, бәйрәмне башлап җи­бәр­гәндә, Азнакай халкына кат-кат рәхмәтләр әйтте. Район игенчеләре соңгы елларда республикада беренче булып чәчүгә чыгалар, аны беренче булып тәмамлыйлар, печәнгә дә, уракка да берен­челәрдән булып төшәләр. 100 мең гектардан артык чәчүлек җире бит бу, Татарстанда иң зур мәйданнарның берсе. Мөгезле эре терлек ­саны 33 мең башка җиткән, һәр сыердан уртача 16 килограмм сөт савалар. Бу да республикада иң зур күр­сәт­кечләрдән санала.

 
Шундый саннар китерүем аңлашыладыр инде: Сабан туе ул – авыл хезмәтчәннәре бәйрәме. Һәр сан артында аерым хуҗалыкларны, аерым кешеләрне шәйлим мин.

 
Сабантуй мәйданы район­ның ничек яшәвен күрсәтә дигән идем бит әле: менә берзаман уртага өч җиңел машина чыкты. Алар Сабан туе батырларына иде. Бәйрәм кунагы, ТР Дәүләт Советы депутаты, заманында авыл хуҗалыгы министры булып эшләгән Таһир Һадиев түзмәде: “Күпме районнарда булам, мондый галәмәтне күргән юк иде әле”, – диде. Га­ләмәтләр моның белән генә бетмәде әле, хезмәт алдынгыларына, хуҗалык­ларга, җир­ле үзидарәләргә дә машина ачкычлары, Мактау кә­газьләре һәм акчалата бүләк тапшырдылар. Кайберәүләр, Азнакай – нефть ягы, акчалары күп, дияр. Әйе, нефть ягы, гомер-гомергә нефть ягы бу. Әмма акчаны, гадәттә, эшләгән кешегә бирәләр бит. Мин Азнакай Сабан туеның ничек узганын бәйнә-бәйнә язып тормыйм. Бәйрәм рухы мәйданнардан ташып чыкты, меңләгән күңелләргә күчте. Сабан туен ел буе искә алып сөйләрләр әле. Менә яңадан сүз башына кайттым: бу гүзәл якны, аның киң күңелле кешеләрен сагынып, тагын бер ел яшәргә туры килер микәнни? Бер нәрсә күңелне юаткандай итә: Азнакайда төп мәйдан узгач та, төрле авылларда Җыеннар үткәрү гадәткә кереп бара. Алар Сабан туе сыман уза.

 
Мөхтәрәм шагыйребез, Азнакай егете Марсель Галиев белән сөйләшеп торган идек. Сабантуй кебек олы бәйрәмнең өстән билгелән­гән көндә, аерым кысаларга куып кертелеп уздырылуын ул да өнәп бетерми. Чөнки, Сабан туе – борын-борыннан халык үзе үткәреп килгән бәйрәм, ди. 
Быел тагын Азнакайга “Җыен”нарга да кайтмагаем, дип уйлыйм әле мин. 

Риман Гыйлемханов

http://www.vatantat.ru/index.php?pg=1280

 


Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International