Бөтенроссия фәнни-гамәви, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе узачак

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

17 май көнне Азнакайда Ык буе табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган Бөтенроссия (төбәкара һәм чит илләр вәкилләре катнашында) фәнни-гамәви, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе узачак. Ул икенче төбәкара Ык буе Сабантуе – 2018 кысаларындаһәм Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырыла. Конференция район җитәкчелеге, республиканың музей-төбәкне өйрәнү берләшмәсе тарафыннан илебезнең төрле төбәкләре, республика, Идел-Урал буе вәкилләре, иҗтимагый эшмәкәрләре, галимнәре, төбәкне өйрәнүчеләре, тарихчылары, музей хезмәткәрләре, мөгаллим-белгечләр катнашында үтәчәк. Программа киңкырлы, анда тарихи һәм табигый саклану урыннарына экскурсияләр, секцияләргә бүленеп эшләү, пленар утырыш өлеше, иҗади чыгышлар һәм башка мавыктыргыч чаралар кертелгән. Конференциянең секцияләр эше 9.00 сәгатьтә, пленар утырыш 11.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International