2018 ел Россиядә Волонтерлар елы дип игълан ителде. Безнең халыкка элек-электән игелеклелек, шәфкатьлелек хас. Узган гасырларның матур эшләре бүгенге көннәргә күченде һәм волонтерлык хәрәкәте елдан-ел киңрәк төсмер ала. Район башкарма комитетында узган түгәрәк өстәл артында әңгәмә җирлегебездә әлеге юнәлештә башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар
хакында барды.
Айдар Шәмсетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе:
– Волонтерлык эшчәнлеге җирлегебездә беркайчан да тукталып тормады. Әмма ул системалы алып барылмады, һәр тармак аны үзе аерым башкарды. Аны бер эзлеклелеккә салу өчен Яшьләр үзәгендә волонтерлык эшчәнлеген координацияләү үзәге оешты. Бу хәрәкәткә кушылырга теләүче азнакайлылар шунда мөрәҗәгать итеп, үзләре теләгән юнәлешне сайлый алалар: кемнең өлкәннәргә, инвалидларга ярдәм итәсе, кемнең агач, чәчәк утыртасы, кемнең табигый тыюлыкларны җыештырасы килә – эшләр күп һәм киң төрле. Бүгенге көндә горурлыгыбыз булган Чатыр тавы игътибар сорый, аны чүп-чардан, корыган агачлардан чистартырга кирәк. Районыбызда картлар һәм инвалидлар йорты, тернәкләндерү үзәкләре бар, аларга да ярдәм һичкайчан артык түгел. Мирзаяновлар гаиләсе этләр приюты оештырды. “Азнакай” агрофирмасы тарафыннан элекке РИТЭК автозаправкасы артыннан җир бүленеп бирелде. Монда 30 дан артык эт асрала, әмма хуҗасыз этләр саны күбрәк. Аларны монда асрау өчен өстәмә читлекләр төзергә материаллар, азык сакларга суыткычлар сорала. Мондый эшләрдә халык үзе теләк белдерсен иде. Волонтерлык хәрәкәте 2018 ел белән генә чикләнеп калмас дип уйлыйбыз.