Янгын куркынычсызлыгына багышланган балалар бәйрәме

13 июль 2018 ел., җомга

Янгын куркынычсызлыгына багышланган балалар бәйрәме

 

              24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре “Каенкай” һәм “Бөркеткәй” сәламәтләндерү үзәкләрендә ял итүче балалар өчен  янгын куркынычсызлыгына багышланган бәйрәм үткәрде. Янгын сүндерүчеләр әлеге бәйрәмне  Россия илендә узып барган гадәттән тыш хәлләр министрлыгы буенча Куркынычсызлык елына багышланган ел булганлыктан уздырды.

Беренче адым итеп янгын сүндерүчеләр яшүсмерләр өчен ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә күчмә дәрес алып бардылар - авыр хәлдә калганда янгын сүндерүчеләрне  төгәл һәм вакытында чакыртырга икәнен, кул астында торган махсус янгын сүндерүче җиһазлар белән ничек эш итәргә кирәклеген аңлатып киттеләр.

Янгын куркынычсызлыгына багышланган бәйрәм эстафета белән төгәлләнде. Балалар иң беренче булып уйланып куелган учакны сүндерүгә керештеләр. Командаларга бүленеп катнашучылар бер-берсенә тиз арада ярдәмчеләрнең махсус киемнәрен киеп карап “Кем беренче киенеп бетә?” уеннарында катнаштылар.

Балалар бөйрәменә янгын сүндерү машинасында килгән чын янгын сүндерүчеләр дә читтә калмады. Махсус янгын сүндерү җиһазлары белән таныштырдылар. Янгын сүндерү машинасында урнаштырылган махсус ялкынга каршы көрәшүче тимер – томырдан торган су каплавычлар, янгын вакытында кия торган тын алгыч аппааратлар һәм дә кайнарны һәм ялкынны үткәрми торган махсус киемнәрен дә янгын сүндерүче һөнәр ияләре  күрсәтеп  үттеләр. Янгын сүндерүченең төп коралы булып саналган  ялкынга су сиптергеч кәүсә дә балаларда  олы тойгылар калдырды.

Бәйрәмнән соң янгын сүндерүчеләр һәм балалар бер-берсенә яхшы  теләкләр теләп, рәхмәтләр белдереп, бәйрәмнәрдә генә очрашырга язсын дигән фикердә калып саубуллаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования