Азнакай җылылык челтәре предприятиесе базасында республика химик анализ лаборантлары бәйгесе узды.
Мондый һөнәри бәйгеләр ТР газлаштыру фонды предприятиеләре арасында өченче елын үткәрелә. Ә менә лаборантлар әле беренче тапкыр гына белемнәрен сынаштылар.
Анда 12 предприятие конкурсанты катнашты. Башта алар теория буенча тестларга җаваплар яздылар. Аннан чистару корылмаларында эчә торган һәм юынтык суларның анализын тикшерделәр.
Районыбыз данын Илүзә Мулланурова яклады.