Хуҗалык алып бару хокукында билгеләнгән муниципаль милек объектын сату буенча аукцион

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Аукционны оештыручы: «Азнакай шәһәрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча күп тармаклы җитештерү предприятиесе» Муниципаль унитар предприятиесе (почта адресы: 423330, Азнакай шәһәре, Лениногорск тракты, 22 йорт; e-mail: mup.mpp@yandex.ru, элемтә өчен тел.: 885592-75-29, Мортазина Әлфия Әнвәр кызы).  Тәкъдимнәр бирү формасы буенча ачык аукционның предметы булып, муниципаль милек объектларын сату-алу тора:

 Лот номеры

Гамәлгә ашыру өчен объектның исеме

Гамәлгә ашыру өчен объектның исеме

 

 

Объектны НДС исәбеннән башка башлангыч бәясе, сумнарда.

НДС тан башка аукцион адымы, смунарда.

НДСны исәпләмичә Задаток, сумнарда.

Лот №1

Җиңел автомобиль

Lexus LX 570

 

 

 

Автотранспорт төре:

Җиңел машина.

Маркасы, моделе: Lexus LX 570

Чыгарылган елы – 2014.

Дәүләт номеры: В 613 РМ  716.

Төсе: ак.

 Двигатель егәрлеге, ат көче (кВт) – 367 (270).

Двигательнең эшчәнлек күләме, куб. см.: 5663.

Двигатель төре: бензинлы.

VIN – JTJHY00W704154954.

Шасси (рама): № JTJHY00W704154954

Двигатель номеры, моделе:   3UR 3205584.

Паспорт ТС: 78 УУ 262552 от 24.06.2014г.

Пробег: 290 264 км.

Физик халәте: канәгатьләнерлек

3 025 000,00

150 000,00

605 000,00

 

Муниципаль милек объектын сату-алу шартнамәсен төзү хокукы аукционда сәүдә барышында иң югары бәяне тәкъдим иткән катнашучыга бирелә.

Муниципаль милекне сатып алучылар тарафыннан тапшырыла торган документлар

                 Дәгъва итүчеләр гариза белән бер үк вакытта түбәндәге документларны тапшыра:

                 юридик затлар: гамәлгә кую документларының расланган күчермәләре; юридик затның устав капиталында Россия Федерациясе, Россия Федерациясе субъекты яки муниципаль берәмлекнең өлеше турында белешмәләрне үз эченә алган документ (акцияләрнең хуҗалары реестры яисә аннан өземтә яисә юридик затның мөһере (мөһере булса) һәм аның җитәкчесе имзалаган хат); юридик зат исеменнән гамәлләр башкаруга юридик зат җитәкчесенең вәкаләтләрен раслый торган документ (әлеге затны билгеләү яки аны сайлау турындагы карар күчермәсе) һәм аның нигезендә юридик зат исеменнән ышаныч кәгазеннән башка эш итү хокукына ия булуы турында документ;

                физическ затлар: шәхесне раслаучы документ яки аның барлык битләренең күчермәләрен тәкъдим итә.

                Дәгъва кылучы исеменнән вәкил ышаныч кәгазе буенча эшләсә, гаризага дәгъва кылучы исеменнән билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән гамәлләр башкаруга ышаныч кәгазе яки мондый ышаныч кәгазенең нотариаль расланган күчермәсе булырга тиеш. Дәгъва кылучы исеменнән юридик зат, вәкаләтле зат тарафыннан имзаланган гамәлләр башкаруга ышанычнамә булса, гаризада шулай ук әлеге затның вәкаләтләрен раслаучы документ булырга тиеш.

                Гариза белән бер үк вакытта тапшырыла торган документларның барлык битләр да, яисә әлеге документларның аерым томнары битләре номерланган,  претендентның мөһере (мөһере булганда) белән расланган һәм дәгъва кылучы яки аның вәкиле тарафыннан имзаланган булырга тиеш. Әлеге документларга (шул исәптән һәр томга) аларның тасвирламасы да бирелә. Гариза һәм мондый тасвирлама ике нөсхәдә төзелә, аларның берсе сатучыда,  икенчесе – дәгъва итүчедә кала. Дәгъва итүче тарафыннан әлеге таләпләрне үтәү  гариза, гариза белән бер үк вакытта тапшырыла торган документлар дәгъва итүче исеменнән бирелгән дигәнне аңлата. Шул ук вакытта, претендент тарафыннан гариза, гариза белән бергә тапшырыла торган документлар яки документларның аерым томнары номерларланмаган  булу аны  сатуда катнаштырмау өчен  нигез була алмый.

Документларның күчермәләре кире кайтарылмый.

Задатка (алдан түләнеп куела торган акча), претендент тарафыннан, аукционда катнашучыларны билгеләгәнгә кадәр, сатучы счетына  күчерелә. Задатка түләү акты сатучы тарафыннан сатучы счетыннан өземтә белән раслана. Задатка күчерү өчен реквизитлар: Алучы: «Азнакай шәһәрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча күп тармаклы җитештерү предприятиесе» Муниципаль унитар предприятиесе. ИНН 1643013230/ 164301001, р/с 406018108064000004, к/с 3010181000000805, ЛР0219500005-МУП_МПБ Казан ш., БИК 049205805.

Милек сатуда катнашу өчен задаткаларны күчергән затларга акча киләсе тәртиптә кире кайтарыла: а) җиңүчедән тыш, мөлкәт сатуда катнашучыларга,  милекне сатуга нәтиҗәләр ясалган көннән соң 5 календарь көн эчендә; б) мөлкәт сатуда катнашырга рөхсәт ителмәгән дәгъвачыларга, мөлкәт сатуда катнашучылар дип тану турындагы беркетмәгә кул куйганнан соң, 5 календарь көн эчендә. Җиңүче тарафыннан кертелгән задатка сатып алынган мөлкәт өчен түләү хисабына исәпләнә.

                Аукционда катнашу өчен кирәкле документлар бланкларын, объект буенча башка мәгълүматны һәм документацияне түбәндәге адрес буенча: Азнакай ш., Лениногорск  тракты, 22 йорт «Азнакай шәһәрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча күп тармаклы җитештерү предприятиесе» Муниципаль унитар предприятиесе, эш көннәрендә 7.00 сәг.тән 16.00 сәгатькә кадәр; бәйрәм алды көннәрендә - 15.00 сәг.кадәр (төшке аш 11.00 дән 12.00 сәг.кадәр), тел.8-85592-7-75-29 һәм  www.torgi.gov.ru , www.aznakayevo.tatar.ru . сайтларыннан алырга мөмкин.

 

                Гаризалар 2019 елның 25 гыйнварыннан 2019 елның 18 февраленә кадәр кабул ителә : Азнакай ш., Лениногорск  тракты, 22 йорт «Азнакай шәһәрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча күп тармаклы җитештерү предприятиесе» Муниципаль унитар предприятиесе, эш көннәрендә 7.00 сәг.тән 16.00 сәгатькә кадәр; бәйрәм алды көннәрендә - 15.00 сәг.кадәр (төшке аш 11.00 дән 12.00 сәг.кадәр), тел.8-85592-7-75-29.

            Объект белән танышу: объект урнашкан урында сәүдәне оештыручы вәкиле белән.

Аукционда катнашучылар дип тану турындагы карар 2019 елның 19 февраленнән 2019 елның 22 февраленә кадәр кабул ителә.

Аукцион нәтиҗәләре аны үткәрү көнендә ясала. Аукционда җиңүче белән аукцион нәтиҗәләрен игълан иткән көннән соң, 5 эш көне эчендә, муниципаль милек объектын сату-алу килешүе төзелә. Милекне сату-алу килешүе төзүдән баш тартканда яки җиңүченең мөлкәт сату-алу килешмәсен билгеләнгән вакытка төзүдән баш тартканда ул әлеге килешүне төзү хокукын югалта, задатка аңа кире кайтарылмый. Сатып алучы сату-алу килешүе төзелгәннән соң, 10 эш көненнән дә соңга калмыйча, муниципаль милек объекты бәясен түли. Муниципаль милекне тапшыру һәм аңа милек хокукын рәсмиләштерү Россия Федерациясе законнары нигезендә мөлкәт өчен тулы күләмдә  түләнгән көннән соң, 30 көннән дә соңга калмыйча, гамәлгә ашырыла. Дәгъва кылучы, аны аукционда катнашучы дип танганчыга кадәр, язма рәвештә хәбәр итү юлы белән, теркәлгән гаризаны кире алырга хокуклы.

АУКЦИОН 2019 ЕЛНЫҢ 25 ФЕВРАЛЕНДӘ УЗАЧАК. БАШЛАНА 10.00 СӘГАТЬТӘ. Сату үткәрү урыны: 423330, Татарстан Республикасы, гАзнакай ш., Лениногорск тракты, 22 йорт, «Азнакай шәһәренең төзекләндерү һәм яшелләндерү күп тармаклы җитештерү предприятиесе» Муниципаль унитар предприятиесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International