Казанда Азнакай төбәгенә багышлап чыгарылган китапларны тәкъдир итү булды

2019 елның 8 феврале, җомга

Казанда Бөтендөнья татар конгрессында тарихчы-галимнәр, республика газета-журналлары хәбәрчеләре, төрле районнар вәкилләре катнашында Азнакай төбәгенә багышлап чыгарылган китапларны тәкъдир итү булды.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә туган ягыбызның күренекле шәхесләрен, бай тарихын чагылдырган әлеге китапларны иҗат итүгә үз өлешләрен кертүчеләрдән торган делегация бу юнәлештә җирлегебездә башкарылган эшләр белән таныштырдылар.

Бу хакта тулырак "Маяк" газетасыныннан укый аласыз. http://aznakaevo-rt.ru/ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International