24 нче янгын сүндерү бүлеге янгыннарны кисәтү бүлеге инспекторы Эльвира Сәлимҗанова 2018 елда янгын саклау хезмәткәрләре арасында узган "Ватан хакына хезмәт!" республика фотоконкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча аңа "Янгын сүндерүчеләр-коткаручылар буыннарының дәвамчанлыгы" номинациясендә 3 урын бирелде. Якташыбызга дипломны Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең икенче отряды башлыгы урынбасары Владимир Салун тапшырды.