Минималь хезмәт хакы күләме турында.

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Минималь хезмәт хакы күләме турында.

«Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2018 елның 25 декабрендәге 481-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә 2019 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 11 280 сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2018 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде (алга таба - Килешү). Әлеге Килешү белән 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 12000 сум күләмендә билгеләнә дип каралган.

Шуңа бәйле рәвештә, Килешүнең 1 һәм 5 статьялары нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәренең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне дә кертеп) Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек башкаручы юридик зат оештырмыйча гына, оешма – юридик зат, шәхси эшкуар белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы һәм әлеге хезмәткәр тарафыннан бу чорда эш вакыты нормасы тулысынча башкарылган һәм хезмәт нормалары (хезмәт бурычлары) үтәлгән очракта, 2019 елның 1 гыйнварыннан 12000 сумнан да ким булмаска тиеш түгел.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2019 елның 1 гыйнварыннан аена 11 280 сум күләмендә).

Закон тарафыннан кабул ителгән минималь размердан ким булган хезмәт хакы түләүгә юл куйган эш бирүчеләр Россия Федерациясе Хезмәт кодексының административ хокук бозулар турындагы 5.27 маддәсе нигезендә, административ җаваплылыкка тартылалар. 

Хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан кимрәк алу мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен «кайнар линия» телефоннары номерлары:

7-57-90 Татарстан Республикасынын хезмәт, халыкны эш белән тәэмин иту һәм социаль яклау министрлыгы «Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин иту узәге» дәуләт казна учреждениясе,

7-37-22 – Азнакай муниципаль районның Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International