Хөрмәтле азнакайлылар, шәһәребез һәм районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән милли бәйрәмебез – Сабантуй белән котлыйм.

8 июнь 2019 ел., шимбә

Сабантуй бер үк вакытта борынгы да, шул ук вакытта мәңге яшь тә бәйрәм. Анда гасырларның рухы, милләтебезнең йөзе һәм тарихы чагыла. Ул милли традицияләребез саклануының һәм халкыбыз бердәмлегенең ачык үрнәге булып тора.
Ел саен бу бәйрәмне матур күрсәткечләр белән каршы алабыз. Районыбызда халыкның тормышкөнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән социаль программалар тормышка ашырыла. Алар нигезендә торак, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре, юллар, урамнар төзелә һәм ремонтлана. Быел шәһәребездә яңа балалар бакчасы, теннис корты сафка басачак, Тарсус паркында, Сөембикә урамында төзекләндерү эшләре бара.
Сабантуй – ул язгы кыр эшләре төгәлләнүне билгеләгән, игенче хезмәтенә дан җырлый торган бәйрәм. Азнакай игенчеләре быел да иң беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керештеләр һәм югары һөнәри осталыкларын күрсәтеп, аны вакытында төгәлләделәр. 30392 гектарда бөртекле, 16600 гектарда техник, 10 мең гектардан артык берьеллык культуралар, 5600 гектарда кукуруз чәчелеп, 16116 гектарда көзге культуралар тукландырылып, киләчәк уңышка ныклы нигез салынды. Бүгенге көндә район буенча 142 тоннадан артык сөт савыла, бу республика күләмендә югары күрсәткеч. Күңел җылысын салып, намуслы хезмәтләре белән табыннарыбыз муллыгы өчен армый-талмый көч куючы авыл хезмәтчәннәренә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
Иң җылы рәхмәт сүзләрен хөрмәтле ветераннарга җиткерәсем килә. Сез районның агросәнәгать үсешенә үзегездән лаеклы өлеш керттегез, бүген дә кулдан килгәнчә, төпле киңәшләрегез белән ярдәм итәсез.
Сабан туе һәрберебезгә яңа көч һәм киләчәк көннәргә ышаныч китерсен, районыбызның чәчәк атуы өчен күркәм эшләр һәм башлангычларга рухландырсын. Бәйрәм көнендә һәрберебезнең кәефе күтәренке, күңеле көр булсын! Чын күңелемнән барчагызга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования