11 июнь көнне «Мәдәни үзәк» МБУ мәйданында иҗат төркеме Россия көненә багышланган «Россия-безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән тематик квест - уен үткәрде.
Балалар командаларга уртаклаштылар, шуннан соң аларга берничә станцияне узарга туры килде. Алар төрле хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар, бик зур энергия һәм уңай эмоцияләр алдылар! Квест ахырында алып баручылар РФ Конституциясе, гербы һәм гимны турында сөйләделәр. Шуннан соң бергәләп илебез гимнын тыңладылар һәм ватан турында шигырьләр, мәкальләр сөйләделәр.