Ветеринария академиясендә һәм Казан аграр университетында кабул итү кампаниясенең кызган чагы

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

20 июньдә  республиканың  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  караган ике  әйдәүче  югары  уку  йортында   - Казан  дәүләт  аграр  университетында һәм  Н.Э. Бауман ис.  Казан  дәүләт  ветеринария   медицинасы академиясендә   кабул  итү     кампаниясе  старт алды. 

Аграр университетның  кабул  итү комиссиясе  секретаре   Гүзәл  Фәссахова сөйләвенчә,   2019 елда   университетта   уку йортының  дүрт  уку бүлекчәсе  базасында 31 юнәлеш  буенча  әзерләү  ачылган:  Агрономия   факультетында, Урман хуҗалыгы һәм  экология факультетында, Механикалаштыру һәм  техник  сервис   институтында, Икътисад  институтында.

Укырга  килүчеләр арасында    Балтач,  Сарман, Кукмара,  Арча, Апас  һәм  башка районнардан  бар.  Быел  тагын   Оренбург, Самара, Киров, Курган  һәм Свердловск өлкәләреннән,  шулай ук    Коми, Дагстан һәм Мордовия   республикаларыннан  килүчеләр  бар.     Узбәкстаннан,  Төрекмәнстаннан һәм  Казахстаннан  укырга  килделәр.   

Ветеринария   академиясендә    Ветеринария  медицинасы, Биотехнология һәм  стандартлаштыру   факультетларына абитуриентлар кабул итәләр.       Алар арасында  Казаннан гына  түгел,  республиканың  бөтен  районнарыннан да  килүчеләр  бар:   Кукмара, Зеленодольск, Түбән Кама,  Балтач, Биектау һәм башка  районнардан.    Башкортостан, Чувашия һәм Удмуртия республикаларыннан, Самара, Киров, Ульяновск, Төмән һәм   Калининград өлкәләреннән,  Ханты-Мансий   автоном  округыннан да   килүчеләр  күп.    Казахстаннан, Төрекмәнстаннан, Төркиядән һәм  Камеруннан килгәннәр.  Академиянең әзерлек  курсларында   алар  рус  телен  өйрәнәләр. 

Биектау  районыннан абитуриентка Елизавета Нестерова   «Ветеринария» белгечлеген  сайлый.    Академияне тәмамлаганнан  соң  ул  үз  районына  кайтырга  һәм үзенең   ветеринария   клиникасын  ачарга  уйлый.  Баулы  районыннан Карина Хәмидуллина да,  ветеринар булып  эшләгән  бабасы  юлыннан  китеп,    ветеринарияне  сайлый.  Балтач  районыннан  Салават  Сабировны  да  балачактан  авылда  хайваннарга  булган  мәхәббәте  булачак  белгечдеген  сайлауда  ярдәм итә. 

Югары  Ослан районыннан  Фәридә  Арсланова “Яңа  эш  башлаучы  фермер” конкурсында  да  катнаша. «Бу минеке, дип уйладым мин һәм  Аграр уку  йортына  керергә  булдым.   Директор  киңәше  белән    “Агробизнес”» юнәлешен  сайладым, - дидк кыз. Ә Виталий Зәй   политехника   техникумын  бетергән һәм алга  таба  югары  белем алырга тели.    Ул  документларын  берничә юнәлеш  буенча  тапшырган:   агроинженерия, техник   системалар  һәм   агробизнес. «Техника  белән  эшләү  миңа  рәхәт.  Үз районымның  агрофирмасында  эшлиячәкмен», - дип  сөйли егет, горурланып.

Уку йортларын  тәмамлап,  үз  якларына  кайтырга  теләге  булган  яшьләр  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  махсус урыннар  каралган, андый  урыннарга  эләүгүх  өчен  районнарда  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләренә  мөрәҗәгать  итәргә  кирәк.      бу  белем алу  мөмкинлеге  генә  түгел,  ә  эшкә  урнашуга  гарантия  дә.   Моннан тыш,   2014 елдан «Программа 50/50» максатчан  программасы   яңартылды, аның  буенча    студент авыл  хуҗалыгы  предприятиесе    стипендиаты  була.    Бу программа  буенча   студент   10 мең  сум  стипендия  ала,  аның   5 меңе  агросәнәгать комплексын  кадрлар  белән  тәэмин  итүгә дәүләт  ярдәме  чаралары  кысаларында  республика  бюджетыннан  түләнә,  ә  5  меңе  студент  эшкә  кайта  торган  предприятие  тарафыннан  түләнә.  

Моннан  тыш,  авыл  кайткан  яшь  белгечләргә  300 мең  сум күләмендә   «подъемныйлар»,  бер  ел  дәвамында  хезмәт  хакына   өстәм  итеп  билгеләнгән минималь  хезмәт хакы  күләмендә  түләү, торак сатып  алу  яисә  төзү  өчен  субсидия   каралган.   

«Авыл  хуҗалыгы  республика икътисадының  мөһим  тармакларының  берсе.    Авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрен  югарыквалификацияле  кадрлар  белән  тәэмин  итү  өчен  белгечләр  әзерләү  системасы  төзелгән. Бу  система    үз һөнәри  юлын алдан  сайлаган, авыл  хуҗалыгында  эшләргә  теләге  булган,  авыл  хуҗалыгы  продукция сен  җитешетрүне  нәтиҗәле  оештыра белүче,  авылда  йортын-җирен булдырып,  анда  яшәп калырга  теләүче  яшьләрне  җәлеп  итә”,  дип сөйләде  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары   Николай Титов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International