Милли проектлар. Яңа балалар бакчасы чиратны киметәчәк.

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Ул республикабызда гамәлгә ашырылучы «Демография» милли проекты кысаларында төзелә. Татарстанда аның нигезендә 114 объект сафка басачак һәм бу эшләргә 8,2 млрд сум каралган.
2019 елда 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр балаларның 67,5 проценты мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре белән тәэмин ителсә, милли проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 2024 елга бу күрсәткеч 100 процент булырга тиеш.
– Азнакай шәһәрендә яңа балалар бакчасы чиратны сизелерлек киметәчәк, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.
Биредә инде түбә ябылган, фасадны тышлыйлар, тротуарларга брусчатка җәяләр, эчке эшләр төгәлләнеп килә, җиһазлар кайтуны көтәләр. Төзелеш участогы җитәкчесе Әнәс Шиһапов белдерүенчә, бина 1 сентябрьгә тапшырылырга тиеш.
Бүгенге көндә районыбызда 4 балалар бакчасында капиталь ремонт бара. Республика программасы ярдәмендә ике ел эчендә төзелеш вакыты 30 елдан арткан 8 бакча яңартылды инде.
Милли проект шулай ук Тымытык, Җиңү бистәсе, Чалпы мәктәпләренә дә кагыла. Аларда кабинетлар заманча җиһазландырыла.
ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе инициативасы буенча республикада милли проектларның тормышка ашырылуын күзәтү буенча эшче төркем төзелде. Муниципаль районнарда бу эшне шулай ук «Бердәм Россия» фракциясе алып бара, объектларга чыгулар оештырыла.
Күзәтүдә халык та актив катнаша ала. Объектлардан фотосурәтләрне Фотоконтроль акциясен оештыручыларга np.photomat@yandex.ru электрон почтасына юлларга мөмкин. Алга таба фото VMESTE.TATAR интернет-порталына куелачак һәм һәркем аның белән таныша, һәр муниципаль райондагы милли проектлар

Резеда ШӘРИПОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International