Суд карарларын үтәү мәсьәләләре буенча халыкны бергәләп кабул итү

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилгә суд карарларын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре килү дәвам итә. Әлеге мәсьәләләрнең актуальлеген исәпкә алып, 2019 елның 24 июленә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү планлаштырылган.

Кабул итүгә (843) 236-41-80 телефоны буенча (Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) алдан язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International