5 августтан башлап «Актүба» ҖЧҖ «ЕРЦ – «Татэнергосбыт» халыкка хезмәт күрсәтү участогы яңа адрес буенча эшләячәк

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

5 августтан башлап «Актүба» ҖЧҖ «ЕРЦ – «Татэнергосбыт» халыкка хезмәт күрсәтү участогы яңа адрес буенча эшләячәк

 

2019 елның 5 августыннан башлап исәп-хисап үзәге хезмәтләре белән файдалану өчен халыкка яңа адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Актүбә ш. т. п., Губкин ур., 24 йорт («Татэнергосбыт " АҖ Актүбә офисы бинасы»)

 Эш графигы элеккечә кала:

Дүшәмбе –җомга 8.00-17.00,

төшке аш 12.00-13.00

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр төрле уңайлы ысул белән түләп була:

- АК Барска Онлайн-комиссиясез;

-«Ак Барс банк» ГАҖ бүлекчәләрендә кассаларда - комиссия түләү суммасының 0,7% проценты (минимум-15 сум, максимум-1500 сум.) (Губкин ур., 24, Школьная ур., 2А); үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында «Ак Барс банк» ГАҖ картасы белән яки акчалата - комиссия түләү суммасының 0,5% проценты (минимум-15 сум, башка банкларның карталары белән түләп булмый);

-«Россия Почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе бүлекчәләрендә комиссия - түләү суммасының 1% проценты, минимум – 15 сум (Губкин ур., 38А,);

-“Саклык банкы” ГАҖ (Губкин ур., 18) бүлекләрендә комиссия - түләү суммасының 2% проценты (минимум 20 сум, максимум 2500 сум), “Саклык банкы” картасы белән түләгәндә - (минимум 20 сум, максимум 1500 сум), үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында комиссия - түләү суммасының 1,5% проценты (минимум 20 сум, максимум 2000 сум), “Саклык банкы” картасы түләгәндә комиссия - түләү суммасының 1% процентын (максимум 500 сум).

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) теркәлеп, квитанцияләрне комиссиясез түләргә мөмкин.

 Исәпләү приборлары күрсәткечләрен алдагы ысуллар белән бирү каралган:

- Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында hәр айның 15-еннән 25-нә кадәр;

- банкларга хезмәт күрсәтү офисларында квитанцияләр буенча түләгәндә, "Россия почтасы" бүлекләрендә агымдагы күрсәткечләрне ЕПДның өзек өлешенә кертергә кирәк;

- онлайн-сервислар ярдәмендә, мәсәлән, "АК БАРС", "Россия Саклык банкы" банкларының мобиль кушымтасында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International