Бахча культураларын сатып алу буенча киңәшләр

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Август ае башланды, димәк, карбыз һәм кавын вакыты җитте.

Бахча мәйданы һәм бахчачылык продукциясен җитештерү буенча безнең ил дөньяда беренче урында тора. Россия Федерациясендә бахча культурасы чәчүлекләре дөньяның башка илләрендәге кебек үк мәйданны тәшкил итә.

Бакча культураларын Россиядә, нигездә, көньяк районнарда үстерәләр, һәм, әлбәттә, карбыз һәм кавын да безгә көньяк илләрдән кайтаралар.

Карбызны тиз өлгертү өчен кайбер фермерлар төрле ашламалар кулланалар. Инструкция буенча төгәл эшләнсә, мондый ашламалардан зыян булмаячак. Әмма туфракта азотлы ашламалар артудан нитратлар барлыкка килә. Карбыз аларны бик яхшы үзләштерә һәм йомшагында туплый. Карбыз өчен нитратларның рөхсәт ителгән күләме 60 мг/кг, ә кайчагында алар уннарча тапкырга күбрәк туплана. "Интенсив технология" буенча үстерелгән "иртә өлгергән" карбызларда алар аеруча күп. Шуңа күрә “иртә өлгергән” кабызлырны аеруча сакчыллык белән сайларга кирәк.

Бу җиләктә шулай ук файдалы матдәләр дә күп: йомшагында аскорбин кислотасы һәм каротин күп, алар кешенең сәламәтлеген ныгыта һәм аны картаюдан саклый.

Карбызны нитратлар белән «туендырганнар» дигән гыйбарәне түбәндәге билгеләр сөйли:

нитраты күп булган карбызның төсе ачык-кызыл, шәмәхәләнеп тора. Карбызның үзәгеннән кабыгына таба сузылган җепселләре сәламәт карбызныкы – ак, карасу-ак төстә, ә нитратлы карбызныкы – сары була. Чиста карбызның кискән җире ярмаланып, “җемелдәп” тора, ә агулы карбызныкы тип-тигез, ялтырап тора. Карбыз кисәген суга салсаң чиста карбыздан су бераз болганчыклана, ә инде су куе кызыл төскә керсә, карбызда ниндидер ят кушылмалар булуы турында сөйли.

Кисеп караган карбызларны сату тыелган эш. Гамәлдәге санитар кагыйдәләре кисеп караган карбызны сатуны тыя, чөнки карбыз тышыннан аның йомшагына авыру китереп чыгаручы микроорганизмнар үтеп керү ихтималы зур. Татарстан кулланучылар күзәтүе хезмәте кисәкләргә туралган карбызны алырга да киңәш итми, бигрәк тә оештырылмаган һәм рәсми рөхсәт бирелмәгән сату итү урыннарында (юл кырыенда, машинадан).

Шулай ук гигиена кагыйдәләре турында да онытмаска кирәк: карбызны яки кавынны кулланыр алдыннан, һичшиксез, яхшылап юарга, киселгән карбызны суыткычта сакларга һәм бер тәүлек эчендә кулланырга кирәк. Әгәр сез үзегезне начар хис итсәгез, өйдә дәвалау чаралары белән генә чикләнергә кирәкми, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International