ПРОЕКТ ГАМӘЛДӘ

14 август 2019 ел., чәршәмбе

Ишегалларын төзекләндерү буенча республика проекты районыбызда зур яклау табып, аның буенча халык белән очрашулар үтә, аларда барысының да фикерләре тыңлана һәм туплана. Шушы араларда шәһәрнең яңа микрорайонында, Радужная урамында узган очрашуда да шактый гына эшлекле тәкъдимнәр җиткерелде.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев белән эчкерсез әңгәмә барышында биредә яшәүчеләр үзләренең борчулары, проблемалары белән дә уртаклашты, ишегалдын тагын да матуррак, уңайлырак итүдә фикерләрен кыю җиткерделәр. Проект нигезендә төзекләндерү программасына кертелгән 12 арасында берсе булган бу ишегалды әле көязлеген, балалар мәйданчыгына кадәр тарихи корылманы хәтерләткән затлылыгын җуймаса да, яңартасы, заманча итәсе урыннар бар. Ишегалды иркен, 2 гектарлап җир били. Анда инде спорт мәйданчыклары калкып килә, 11 миллион сумлык хоккей корты үзе генә ни тора!
Очрашуда кечкенәләр өчен уен мәйданчыклары, тротуарлар, утырып ял итү урыннары кирәклеге турында сүз барды. Аннары, яктырткычлар кую, балалар мәйданчыгын куркынычсыз итү, чүп-чар өчен заманча контейнерлар урнаштыру кирәклеге турында да фикерләр әйтелде.
Анда катнашкан һәркем үз сүзен җиткерде дисәң дә була. Җитәкчеләр һәммәсе белән ризалашып, тәкъдимнәрнең урынлы, төпле булуын ассызыклады, барысын да хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования