«Азнакайнефть» идарәсендә подрядчы оешмалар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерү буенча рейдлар тәмамланды

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

24 янгын сүндерү бүлеге белгечләре Азнакай нефтьчеләре белән берлектә нефть-газ чыгару идарәсе территориясендә эш башкаручы подрядчы оешмаларны максатчан тикшерүләрен төгәлләделәр. Рейдларның соңгы этабы «Азнакайнефть»идарәсе белгечләре белән берлектә  24 янгын сүндерү җитәкчелеге тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр булды.

 «Азнакайнефть» идарәсе  объектларларында подрядчы оешмалар иң күп эш башкаралар – төзелеш һәм монтаж эшләре, скважиналарга капиталь ремонт ясау,  электр җайланмаларына, технологик җиһазларга техник хезмәт күрсәтү, транспорт хезмәтләре күрсәтү һәм  объектларны саклау. Рейдлар барышында ачыкланган җитешсезлекләр турында кичекмәстән «Азнакайнефть» идарәсе структур бүлекчәләре җитәкчеләренә һәм подрядчы оешма җитәкчеләренә хәбәр ителде, янгынга каршы режимдагы җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрелде. Үткәрелгән тикшерүләрнең төп нәтиҗәсе булып, янгынга каршы таләпләрне тупас бозуларның булмавы хак  булды. Нефть объектларын саклау өчен «Азнакайнефть» идарәсенең сәнәгать куркынычсызлыгы бүлегендә узган киңәшмәдә янгыннарны кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуларны булдырмау буенча алдагы эш юнәлешләре билгеләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International