Сентябрь аенда да талпаннар турында истә тотарга кирәк!

10 сентябрь 2019 ел., сишәмбе

Ел саен көз җитү белән һәм гөмбә сезоны кызган вакытта талпан энцефалитын һәм талпан боррелиозын таратучы талпаннарның икенче активлыгы да арта.

Агымдагы елда Татарстан Республикасында талпаннар тешләү буенча медицина ярдәме сорап 7581 кеше мөрәҗәгать итте, бу уртача күпьеллык күрсәткечләр дәрәҗәсендә. 2019 елда Республикада талпан энцефалиты белән зарарлану очраклары теркәлмәгән, иксодлы талпан боррелиозы белән авыруның 27 очрагы ачыкланган.

Талпаннарның 45% урманнарда, 44% бакча-дача участокларында һәм авыл хуҗалыгы эшләрен башкарган очракларда кадала.

Халык еш йөри торган территорияләрдә (парклар, скверлар) талпанга каршы акарицид (талпанга каршы) эшкәртүләр, аларның нәтиҗәлелеген контрольдә тоту эшләре алып барыла. Агымдагы елда акарицид эшкәртү апрель аеннан башланды һәм 2391га мәйданда, шул исәптән, 604 га җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре территорияләрендә, шулай ук 315 га мәйданда «WorldSkills» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына әзерлек барышында башкарылган.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе талпан энцефалитын һәм талпан боррелиозын китереп чыгаручы талпаннарның йогышлылыгына мониторинг үткәрә.  Узган вакыт эчендә 4070 талпан тикшерелде (кешеләрдән алынган 171 һәм тирә-як мохиттән алынган 3899). Талпаннарның вируслы энцефалит белән йогышлануы агымдагы елда – 0,08%, иксодлы талпан боррелиозы белән 21,7% тәшкил итә, һәм бу күрсәткечләр узган елгы сезонга караганда түбәнрәк.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе урманнарга барганда талпан инфекцияләрә каршы шәхси профилактикасы чараларын үтәү зарурлыгы турында искәртә: аякка резин итек кияргә күлмәк җиңнәрен беләзектән киң тукыма яисә резина белән тарттырып куярга кирәк. Муен ачылып торырлык булмасын. Башны дүрт почмаклы яулык бәйләп саклыйлар. Куркыта торган чаралардан (репеллентлардан) файдаланырга кирәк. Үләнгә утырырга яки ятарга киңәш ителми, биналарга өзелгән чәчәкләр һәм ботаклар кертергә ярамый. Киемне, тәнне һәм чәчләрне талпаннар булу-булмауга карап чыгарга; ял итәргә туктаганда үлән булмаган участокларны яки коры нарат урманнарын сайларга киңәш ителә. 

Талпан тешләгән очракта, квалификацияле ярдәм алу өчен медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаган очракта талпаннарны мөстәкыйль рәвештә алырга була, аның өчен тешләгән урынны теләсә нинди чара (5% йод, 70% спирт һ.б.) белән дезинфекцияләргә, кулларны сабын белән юарга; алынган талпанны ябыла торган савытка (контейнер) салырга һәм аны талпан инфекциясенә тикшерергә Татарстан Республикасының гигиена һәм эпидемиология үзәгенә (Казан ш., Сеченов ур., 13а) җибәрергә кирәк. Түләү рәвешләре һәм тикшерүнең бәясе турында 8(843)2217905 телефоны буенча яки үзәк сайтта (fbuz16.ru) ачыкларга була.

Талпаннарны лаборатор тикшерүгә алганнан соң 4 тәүлектән дә соңга калмыйча үткәрергә кирәк. Тикшеренүләрне үткәрү вакыты 3 эш көне.

Талпан боррелиозын тикшерүнең уңай нәтиҗәләре булганда яки талпан тикшерелмәсә, табиб-инфекционист тешләгәннән соң мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә антибиотикотерапияне билгели.

КВЭ буенча эндемичлы территориядә зыян күрүчедән алынган талпанны тикшерү мөмкинлеге булмаган очракта, талпанга каршы иммуноглобулин белән ашыгыч профилактикалау үткәрергә кирәк.

Медицина ярдәме сорап үз вакытында мөрәҗәгать итү беренчел әһәмияткә ия, чөнки талпанга каршы иммуноглобулин кертүне талпан кадалганнан соң 4 көннән дә соңга калмыйча башкарырга киңәш ителә.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе талпан энцефалиты буенча эндемияле дип, республиканың 30 административ территориясен искә төшерә: Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Спас, Тукай, Теләче, Чистай, Чирмешән, Ютазы, Биектау, Югары Ослан, Лаеш районнары, Яр Чаллы шәһәре, иксодлы талпан боррелиозы буенча – республиканың бөтен территориясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования