Хөрмәтле азнакайлылар!

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Спиртлы продукцияләрне законсыз сату очракларына юлыксагыз яки бу мәсьәләгә бәйле сорауларыгыз туса, фикерләрегезне җиткерәсегез килсә, Татарстандагы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына (https://uslugi.tatarstan.ru.) кереп, бу хакта хәбәрләрегезне калдыра аласыз. Нигезле дип табылган хәбәрләр өчен матди кызыксындыру каралган булуы хакында да онытмагыз. Бу түләү 1 мең сумнан алып, 3 мең сумга кадәр тәшкил итә. Акча закон бозу очрагы расланган очракта түләнәчәк. Мөрәҗәгать итүчегә кирәкле документлар белән матди түләү алу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органына аның яшәү урынына якын арада мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә. Хәбәрләрне берничә категория буенча җибәрергә мөмкин: «сәүдә кагыйдәләрен бозу», «Җәмәгать туклануы», «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнеше».

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International