Азнакай муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу кысаларында әзерлек эшләре дәвам итә.

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 2019 елның 29 августындагы «Азнакай муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу турында» гы 537 номерлы карары нигезендә ВПН-2020 елны үткәрү буенча комиссия төзелде, комиссия рәисе итеп Азнакай муниципаль районы башлыгы М.З. Шәйдуллин билгеләнде.
Җирле үзидарә органнары белән берлектә торак йортларның торышы һәм базасын актуальләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр үткәрелде. Авыл җирлеге сәркәтипләренә йортлар исемлеген актуальләштерү һәм халык санын ачыклау буенча укулар үткәрелде.
Йортларның адреслары исемлеген актуальләштерү өчен 22 регистратор сайлау һәм укыту оештырылган. Регистраторлар районда 2019 елның 1-30 августында эшләгән, регистраторлар барлыгы 13 меңнән артык йортны әйләнеп чыккан.
Регистраторлар эше нәтиҗәсендә адреслы хуҗалыкта кайбер җитешсезлекләр ачыкланды (барлык йортларда да адрес күрсәтелгән табличкалар юк). Адреслы хуҗалыкны тәртипкә салу (биналарга, күп фатирлы һәм шәхси йортларга аншлаглар ясау һәм урнаштыру) исәпкә алу персоналына гына түгел, социаль оешмалар, көч структуралары һәм коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләренә дә эштә ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1-31 октябрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International