"ЯҢА БУЫН ЛИДЕРЫ" НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ" 

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

"ЯҢА БУЫН ЛИДЕРЫ" НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ" 
 
1 ноябрь көнне Яшьләр үзәгендә узган «Яңа буын лидеры » бәйгесендә катнашучылар  яңа идеяләр һәм фикерләр ишетеп, үзләрен оратор буларак күрсәтә, алдылар, кайберәүләр үзләренең   җитешсезлекләрен  ачыкладылар.  
Бу уенда  Азнакай шәһәренең  активистлары һәм яшь лидерлары катнашты.  
Алты конкурсантка 5 бирем бирелде.  

   Беренче бүлек  "Proсебя" дип атала. Лидерлар тамашачыларга үзләренең иҗади презентацияләрен тәкъдим иттеләр.Икенче конкурс бирем- «тест» чишү.  Бу өлештә төп максат катнашучыларның   гомуми белемнәрен ачыклау. «Менә бу хәл» конкурсы-биредә лидерлар җанатарлар  белән берлектә  тормышчан  кечкенә сценкалар уйнадылар. 
Конкурсантлар шулай ук кейслар чиштеләр, төрле проблемалар хакында  фикер алыштылар.  Әлбәттә инде, лидерларга иҗади биремнәр дә   тәкъдим ителде : 20 журналдан һәм реклама битләреннән "Лидер это" төшенчәсенең  әһәмиятен чагылдырган плакат ясарга кирәк иде.

Лидерлар  өч сәгатьтән артык бүгенге заман лидеры исеме өчен көрәштеләр. Нәтиҗәдә, жюри Конкурсның җиңүчесе дип Тимбакова Гүзәл Рамиль кызын игълан итте . Котлыйбыз сезне! 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International