Ни өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бергәләп эшләү отышлырак һәм ни өчен АПКда кооперацияне көчәйтергә кирәк?

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бу  хакта  күптән түгел  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашында  узган  Татарстанның  Фермерлар,   крестьян хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары ассоциациясенең киңәйтелгән утырышында “Бәрәкәт” ССК” АХП рәисе       Рәмис Сәхапов сөйләде.  

— Мин үзем кооператив рәисе  һәм  Азнакай  районының Фермерлар  хуҗалыклары  ассоциациясе  җитәкчесе.   Зур булмаган  хуҗалыкларны  берләштерү  буенча  без  2017 елда  эшли  башладык, ул  чакта  без  кооператив оештырган  идек.   Төп  бурыч, чыгымнарны  киметеп, үзебезнең  продукциягә  -  сөткә бәяне  арттыру  иде. Беренче  адымны  без  сөтне турыдан-туры  заводка сатудан  башладык.  Без  арадашчылардан  котылдык.  Һәр фермерга  үзенең  100  литр сөтен  заводка аерым-аерым     ташу  кыйммәткә  чыга,  ә бергәләп  без 2,5 тонна  җыйдык.      

Безнең  кооперативның  оешуы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  яңа  эш  башлаучы  фермерларга  ярдәм  программасы  белән  бер  вакытка туры  килүе дә (ул 2018 елда  эшли  башлады) бик  уңышлы  булды.   Без, анда  катнашып,    5 млнсум  грант алдык.  Акчаны  кооперативны  үстерүгә  тоттык,  4,2 тонна  сыйдырышлы   яңа    сөт  ташу  машинасы  һәм  сөтне  башлангыч эшкәртү  җайланмалары  сатып  алдык: пастеризацияләү җайланмасы, сепаратор, суыткыч һәм эремчек өчен   пресслау  арбасы.  Шулай  итеп,  без сөтне җыеп, суытып,  сыйфатына  зыян  китермичә  заводка илтеп  җиткерәбез.   Башлангыч эшкәртүдән соң  безнең  сөтнең  бәясе артты,    (1 литрга   3 сум  өстәлде, ә без  бүген  тәүлеккә  8 тонна  тапшырабыз,  ул  инде  -   24 мең  сум була).

Кооператив   9 әгъзадан  башланды,  бер  айдан  15, аннары   17, 20 булды,  ә хәзер  инде  -  69! Штатта  ике  машина  йөртүче,  лаборант, бухгалтер (ул  шулай  ук  кооператив әгъзаларының   бухгалтерлык  эшләрен  алып  бара һәм  конкурсларга  документлар  җыю, дәүләт ярдәме  алу өчен  документлар  пакетын  туплау  белән  дә  шөгыльләнә) бар. Озакламый  үзебезнең  заводны    эшләтеп  җибәрергә  уйлыйбыз, үзебезнең  продукцияне  кибеттә  күрәсебез  килә.     Без зур  бер  оешмага  әверелдек һәм  яңа  әгъзалар алырга  да  ниятлибез.    Фермерлар  өчен  кооператив   — үз  продукциясен базарга  чыгару  һәм үсү  өчен   күп булмаган мөмкинлекләрнең  берсе. 

 Кооперация — дөрес идея һәм бик  әйбәт  корылган  эш  схемасы.    Алдагы  адым  —  кооперативара кооперация, кооперативларның  үзара  берләшүе.   Сәүдә челтәрләренә - без  түгел,  ә аларның безнең  продукцияне сорап  килүләре булырга  тиеш.      Планда  — район базарына чыгу,  аннан соң инде  республика базарына  юл алу.    Безнең  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  бу  планнарны  үтәп  була! Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына,  аерым алганда,  Ришат Хәбипов бүлегенә  рәхмәт  әйтәсебез  килә.  Алар  безгә карата    бик  игътибарлы   һәм һәрвакыт сүз белән дә,  эш  белән  дә  ярдәм  итәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International