Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның иң яхшы 500 комбайнчысын ачыкладылар

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Июль аенда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  “Иң яхшы  комбайнчы - 2019” республика  конкурсы  игълан ителгән иде.  Ул комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны  популярлаштыру, урып-җыюның оператив  һәм сыйфатлы үткәрү, шулай  ук  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексында  урып-җыю  техникасы  паркыннан  нәтиҗәле  файдалану максатларында  ел  саен  үткәрелә.  

Конкурста  барысы   1464 АПК хезмәткәре  катнашты, шул  исәптән: бөртеклеләрне  суктыруда  эшләгән  1307 комбайнчы һәм бөртекле  культураларны чаптыруда  эшләгән    157 механизатор. 500 белгеч  конкурста  җиңүчеләр  булдылар.  

Республиканың  иң  яхшы  комбайнчыларын  ачыклау  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  даими    мониторинг алып  барылды.  Уракта  катнашучылар  турындагы  мәгълүмат Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми  сайтында  урнаштырылып  барды һәм барлык  урып-җыю кампаниясе  барышында  яңартылып  торды.  

Уздырыла  торган  ярышларның   объективлыгы  өчен  техника, җитештерүчәнлегенә  карап,  төркемнәргә бүленгән  иде.   Комбайннар  арасында        1  нче  төркемгә  түбәндәгеләр керә:  СК-5 Нива, Вектор-410/420, КЗС-7, КЗС-812, Массей Фергюссон – 5650, Нова-320, Енисей-1200; 2  нче  төркемгә:  ДОН-1500/1200, Лида-1300, Акрос-530/550, КЗР-10 Полесье, КЗС-10К, Кейс-2366, Клаас МЕГА-204/208, «Нью Холланд» ТС-56, ТХ-65, Сампо – 306SL;   3 нче  төркемгә:  Акрос-580/585/595, КЗС-1218, Нью Холланд CSX, CX, CS, Клаас Мега-360/370, Клаас Тукано 430-450/470-480, Клаас Лексион-480/540, Джон Дир-9560/9660/9670, Джон Дир W540, Челленджер CH 647С, Массей Фергюссон-7347; 4 нче  төркемдә  механизаторлар   Клаас Тукано-570/580, Торум-740/750, Клаас Лексион-560/570/580/650/670/740/770, Полесье-GS16 комбайннарында  ярыштылар.   Үзйөрешле  чапкычлар  төркемендә:   МакДон, Челленджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюссон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.

 Быел Министрлыкның  конкурс   комиссиясе  Татарстан Республикасында иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда   ашлык суктырган күрсәткечләр буенча  республика һәм район дәрәҗәләрендә 500  җиңүчене ачыклады.  Уңышны  урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 280 комбайнчы     60 мең сум күләмендәге  премия белән  бүләкләнәчәкләр.   60  мең сум күләмендәге премияләрне  шулай  ук      иң күп мәйданда   иген  урдыру күләмнәре  буенча    20  механизатор алачак.  Конкурс йомгаклары буенча шулай ук  районнарда 200 иң яхшы  комбайнчы 35әр мең  сум күләмендә премия  алачак.  Бүләкләү республиканың  муниципаль районнарында  узачак. 

“Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы  комбайнчысы” конкурсында  җиңүчеләрнең тулы   исемлеге белән  сылтамабуенча  танышырга   мөмкин.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International