2019 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә буран, күз күреме 1-2 км га кадәр начарлана;
- төнлә һәм көндез секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил (Казанда секундына 15-18 метрга кадәр), бозлавык һәм юлларда көчле бозлавык (төнлә Казанда).
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы. Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез урыны белән бераз. Аерым районнарда бозлавык, төнлә буран. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -5..-10, һава температурасы иртән һәм көндез -1..+2. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.