Татлы Яңа ел бүләге сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә

12 декабрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

 

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан күпләп һәм ваклап сату предприятиеләрендә татлы Яңа Ел бүләкләрен (төрле җитештерүчеләрдән) киңләп сату башлана. Балалар өчен татлы Яңа ел бүләгеннән башка нинди яңа ел булырга мөмкин. Аларны дөрес итеп сайлау өчен кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе аларны санкцияләнгән (оешкан) сәүдә урыннарынан гына сатып алырга кирәклеген искәртә.

Татлы бүләк сайлаганда нигә игътибар итәргә соң?

Беренче чиратта төргәкнең бөтенлегенә һәм маркировканың (этикетканың) булуына игътибар итәргә кирәк, ул төгәл, җиңел укыла торган, сатып алучыга аңлаешлы булырга һәм кирәкле мәгълүмат рус телендә язылырга тиеш:

- продуктның атамасы;

- бүләк составына керүче кондитер әйберләренең атамасы;

- җитештерүченең исеме һәм урнашу урыны;

- бүләкнең авырлыгы;

- товар билгесе;

- азык кыйммәте (һәр конкрет атаманың азык кыйммәтен күрсәтмичә);

- саклау шартлары;

- җитештерү датасы һәм төргәкләү датасы;

- саклау срогы;

- товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүен раслау турында мәгълүмат.

1.Татлы Яңа ел бүләге (балалар өчен) тартмага (катыргы, полиэтилен һ.б.) яки уенчыкка (йомшак, пластмассага һ. б.) салынырга тиеш. Яңа ел бүләге төргәгендә шулай ук «төргәкнең куркынычсызлыгы турында» ТР ТС 005/2011 таләпләренә туры килү яки «уенчыклар куркынычсызлыгы турында» ТР ТС 008/2011 таләпләренә туры килү турында маркировка (этикеткасы) булырга тиеш. Маркировка укылган һәм сатып алучыга аңлаешлы булырга тиеш.

2.Упаковка ныклы, тыгыз итеп ябыла торган, деформацияләнмәгән булырга, эчлекне (кәнфитләр һәм башка тәм-томнарны) тышкы йогынтыдан ышанычлы сакларга тиеш.

3. Продукция составына игътибар итәргә кирәк, ә атап әйткәндә: балалар өчен татлы бүләк составына карамель, шул исәптән үз составында арахис, абрикос төшләре, натураль кофе, этил спирты булган конфет, шулай ук сагыз керергә тиеш түгел, чөнки әлеге продуктлар балаларның җәмәгать туклануы оешмаларында кулланырга рөхсәт ителми торган продуктлар исемлегенә керә (6.25 п., 7 СанПиН 2.4.5.2409-08).

4.Кондитер җыелмасы составына уенчыклар да керә ала. Шул ук вакытта бүләктәге уенчыкның үз төргәге һәм маркировкасы булырга тиеш, җәрәхәтләнү куркынычын тудырмаска тиеш.

5.Яңа ел бүләкләре сатып алган вакытта кулланучы товарларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документлар белән танышырга хокуклы. Сатучы кулланучы таләбе буенча аларны танышу өчен бирергә тиеш.

6.Кулланучы түләнгән акчаны кире кайтарырга, я товарны сыйфатлы итеп, бәясен тиешенчә исәпкә алырга хокуклы («кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Федераль Законының 18 ст.).

Исегезгә төшерәбез, яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идәрәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль булеге һәм “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениясенең Бөгелмә, Азнакай, Баулырайоннары филиалы белән берлектә 2019 елның 2 декабереннән 20 декабренә кадәр балалар товарларының сыйфаты һәм иминлеге, Яңа Ел бүләкләрен сайлау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырды.

Халыктан шалтыратулар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, көн саен 08.00 дән 17.00 гә кадәр, 12.00 дән 13.00 гә кадәр тәнәфес, түбәндәге телефоннар аша кабул ителә: 9-30-83, 7-14-80 и 9-34-40

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования