Татарстанда зона ара «Тәрбияче-2020” бәйгесе бара.

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бәйгенең төп бурычлары булып тәрбиячеләр, педагоглар арасында иң талаантлы шәхесләрне ачу һәм аларны, кызыксындыру, педагогик үсешләрен күтәрү булып тора. 28 нче гыйнвардан 29 нчы февральгә кадәр 12 муниципаль район арасында «Тәрбияче-2020” зона ара этаплар үтә. Нәтиҗәдә, финал өлешенә , иң күп тавыш (балл) җыйган 20 педагог чыга һәм алар Республика этабында көч сынашачаклар. 2020 елның 17 февраль көнендә , Азнакай шәһәренең 19 нчы ”Тамчыкай” балалар бакчасының актлар залында, «Тәрбияче-2020” бәйгесенең ачу тантанасы булып узды. Бәйгедә катнашучы тәрбиячеләрне сәламләү сүзе белән Азнакай шәһәре башлыгы урынбасары Нагимов Нәҗәт Мәсгут улы котлау сүзе белән чыкты һәм чәчәкләр, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Үзләренең осталыкларын дүрт районнан тугыз педагог күрсәтте: Актаныш, Мөслим,Сарман,

А знакай районнары. Педагоглар жюри игътибарына «Иҗади презентация” тәгъдим иттеләр. Үзләренең эшләрендә, бәйгедә катнашучылар методик һәм практик нигезләрен ачып бирделәр. Шулай ук, тәрбиячеләр балалар белән шөгыльләрдән өзекләр күрсәттеләр. Безнең Азнакай районнын лаеклы рәвештә 3 нче “Айсылу” балалар бакчасыннан Лотфуллина Альбина Миргасим кызы , 6 нчы “Йолдызчык” балалар бакчасыннан Бадахшанова Рүзилә Тагир кызы, 8 нче “Оячык” балалар бакчасыннан Шамсутдинова Дилә Наиль кызы якладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International