Татарстан тормышыннан бер көн« фотоэшләр конкурсына гаризалар кабул итү башланды»

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт Комитеты 2020 елга «Татарстан тормышыннан бер көн» дип исемләнгән фотоэшләр конкурсы игълан итте. Катнашу өчен гаризалар кабул итү 9 мартта старт алды һәм 2020 елның 1 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурсның максаты булып яшь буынга ил һәм туган як тарихын өйрәнү нигезендә патриотик тәрбия бирү, буыннар арасында бәйләнешне ныгытуда ярдәм итү тора. Конкурс шартлары буенча, бары тик 2020 елның 27 маенда, ТАССР оешу турында декрет игълан ителгән көнне генә башкарылган фотоэшләр кабул ителә һәм аларда республика районнары, шәһәрләр, авыллар һәм аерым кешеләр тормышындагы вакыйгалар, хезмәт көннәре һәм истәлекле мизгелләр чагылыш табарга тиеш. Конкурс нәтиҗәләре буенча ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан тормышыннан бер көн» дигән фотоальбом чыгарылачак.

скачать 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International