ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге 18-25 май көннәрендә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында гомуми туклануның сыйфаты, куркынычсызлыгы мәсьәләләренә багышлап “Кайнар линия” үткәрә. Бу нәүбәттән фикер-тәкъдимнәрне, сорауларны 8.00-17.00 сәгатьләрдә 9-30-83, 7-14-80 телефоннары аша җиткерә аласыз.

Азнакай муниципаль районы мәдәният сараенда эшләп килүче «Калинушка» халык ансамбле һәм “Ләззәт” бию коллективы Республика күләмендә ветераннар өчен уздырылган  “Балкыш” фестивалендә лауреат исеменә лаек булдылар һәм 17 майда Казан шәһәрендә Габдулла тукай исемендәге филармония залында гала концертта катнашып, 92 коллектив арасында  уңышлы чыгыш ясадылар.

Азнакай районының 18 май яңалыкларын тыңларга

18 майдан 21 сентябрьгә кадәр Россиядә “Эшкә – велосипедта” акциясе үткәрелә. Ул сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүне, экологияне саклауны күздә тота.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International