ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2018 ел
шимбә

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан шәһәрнең Татарстан мәйданында тагын бер чара, яман шеш белән авыручы ике сабый – Ислам Мостафин һәм Әдилә Мөхәммәтҗановага ярдәм йөзеннән, хәйрия концерты үтте.

8 июнь көнне “Изгелек” паркында район һәм шәһәр  мәдәният сарае хезмәткәрләре  мөмкинлекләре чикле, авыр гаиләләрдә тәрбияләнгән  балалар  өчен «Изгелек илендә могжизалар» дип исемләнгән театрәлләштерелгән тамаша күрсәтте. Бәйрәмдә  мультфильм геройлары балалар белән җырлап, уйнап, биеп күңел ачтылар.  Әлеге бәйрәмнең исеме “Изгелек илендә могжизалар” дип аталуы юкка гына түгел, кичә барышында  балаларның хыяллары, теләкләре тормышка ашты. Барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды, баллы туңдырмалар таратылды.  Бәйрәмдә катнашкан үзенчәлекле  балаларга бары тик изгелек, яхшылык, шатлык-куанычлар гына буләк итәсе, мизгелгә генә булса да аларның борчуларын, авыртынуларын оныттырып, матур хыяллар доньясына  кумәсе килә. Балалар өчен иң куанычлысы сабын куыклару кабарту булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International