Башакларның тулган чагы

18 июль 2016 ел., дүшәмбе

    Кичә генә Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай якларыннан әйләнеп кайттык әле. Кырларда һәр тараф сөендерә.            Көзге культуралар гына түгел, язгылары да хәйран матур  булып җитешеп килә. Боерган булса, быел уңыш башка еллардагыдан югарырак булыр, шәт. Инде кырдагысын чәчми-түкми җыеп алырга гына  язсын. Ниһаять, сәгате дә сукты.

    Азнакай, Алексеевск, Апас, Нурлат һәм кайбер башка районнарда урып-җыюга керештеләр. Иң зур уңыш әлегә Нурлат районы хуҗа­лыкларында – гектарыннан 42 центнер. Башка еллардан аермалы буларак, быел техник һәм майлы культураларның мәй­даны артты. Көнбагыш, рапс, кукуруз белән бер­лектә, дистәгә якын районда рыжик, ягъни җирәнкәй үс­терелә башлады. Иң иртә өлгерүче бу культура талымсызлыгы ягыннан чүп үлә­неннән калышмый.

   Дөрес, уңышы әллә ни зур түгел. Азнакай районы хуҗалыкларында гектарыннан – 12,2 центнер, Тәтеш районында – 13, Тукай районында 17,8 центнер чыга. Төрле ашлама, яфрактан тукландыру, корткычларга каршы препаратлар белән эшкәрт­мәсәң дә үзен яхшы хис итә, корылыкка бирешми торган җирәнкәй орлы­гының килограммын 30 сум­нан сорап торалар. Корылык инде куркытмый.
     Соңгы вакытларда әле­дән-әле явып киткән яң­гырлар бөртеклеләргә артык зур файда биреп җит­кермәсә дә, ахыр килеп, зыянга булмастыр, шәт. Июль аенда иң күп явым-төшем Кайбыч районы хуҗалыклары өле­шендә – барлыгы 73,1 миллиметр. Республиканы шартлы рә­вештә биш зонага бүлеп караганда, Кама алды районнарында явым-төшем кү­ләме – 34,1 миллиметр, Кама аръягында – 28,1, Ка­ма­ның көнбатыш зонасында – 33,0, Идел буе зонасында 50,0 миллиметрга җитә.

    Быелның тагын бер сөе­нечле үзенчәлеге – рес­публиканың кайсы гына тәбәгенә барып чыкма, булган кадәр урып-җыю техникасын урып-җыю эшләренә әзерлек сызыгына куелуында. Берничә көн дәвамында Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай районы хуҗалыкларында булып, бу кадәресен үземә күзәтергә туры килде.

    Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нә­гыймов әйтүенчә, быел хуҗалыкларда печән запасы ким дигәндә 1,5 елга җитәрлек итеп әзерләнгән. Әйтергә кирәк, азнакайлар авыл хуҗалыгының һәр юнәлешендә республикада иң югары күрсәт­кечләргә ирешә.


Эшләгәнне күрә белгәч

    Үзебез булган “Азнакай” агрофирмасында да уңай үзгәрешләрне санап бете­рерлек түгел. Хуҗалыкның баш икътисадчысы Рушания Харрасова сүзлә­ренә караганда, хуҗалыкта эш­ләүче һәр кеше үзенең хезмәт нәтиҗәләренә карап, күпме эш хакы алачагын алдан белә. Бер генә мисал: алдынгы механизатор Рамис Галиев узган айда 108 мең сум хезмәт хакы алган. Урып-җыю чорында исә аннан да артык булачак, ди тәҗрибәле икътисадчы.

– Бу көннәрдә һәр ху­җалыкта җитәкчеләр, бел­гечләр, хезмәте белән авыл­да хөрмәт казанган аксакаллар белән берлектә урып-җыюда катнашырга тиешле һәр төрле техниканы тагын бер кат күздән кичерү бара. “Азнакай” агрофирмасында гына түгел, “Союз-Агро”, “Тукай”, “Чатыр тау”, “Таллы Бүләк” һәм башка хуҗалыкларда матди кызыксындыру чаралары белән беррәттән рухи чаралар да уңышлы кулланыла. Урып-җыюда 115 ком­байнның һәркайсы тулы көченә эшләсен өчен барлык шартларны тудырырга бурычлыбыз. Көн саен эшкә йомгак ясап, алдынгылар төрлечә бил­геләп үтеләчәк, – ди район җитәкчесе урынбасары Наҗәт Мәсгут улы.


Төп таяныч – яшьләрдә

   Район хуҗалыкларында булганда, күзгә ташланган тагын бер уңай күренеш –терлекчеләр, механизаторлар, белгечләр арасында яшьләрнең күп булуы. Азнакайның соңгы елларда республика күләмендә алдынгылар рәтенә чыгуының төп сәбәбе дә шундадыр, мөгаен.

    “Азнакай” агрофирмасында да яңарак кына югары белем алып кайткан белгечләр шактый. Шундыйлардан – Фирзәр Вәлиев, Алинә Шәяхмәтова, Альбина Хөснетдинова, кыс­касы, уннан артык белгеч белән аралашырга туры килде. Хезмәт шартларыннан да, эш хакыннан да канәгать алар. Эшли башлау белән хуҗалык 50 мең сум матди ярдәм күрсәткән. Бер ел эшләгәч, тагын 50 мең сум биргәннәр. Хезмәт хак­лары ярыйсы гына булса да, хуҗалык ай саен яшь белгечләргә 30 процент өстәмә түли. Яшь белгеч­ләрнең барысы да дәүләт программасы ниге­зендә үзләренә шәхси йорт төземәкче.

 – Эш шартлары яхшы, хезмәт хаклары көнендә бирелә. Уртача хезмәт хакы 22 мең сум чамасы. Яшьләргә төрлечә ярдәм итәргә тырышабыз. Элегрәк елларда фермада эшләргә кеше табып булмый иде. Хәзер белгечләрне генә түгел, терлекчеләрне дә конкурс нигезендә сайлап алабыз, – ди хуҗалыкның баш икътисадчысы Рушания Харрасова.   

 

Камил Сәгъдәтшин/

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 101, 16.07.2016/)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования