Фәндәс Сафиуллин: «Дөнья беткәндә ике генә кеше исән калса, шул ике кешенең берсе татар булсын иде»

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

     Узган гасырның 90нчы елларындагы татар тарихына кереп калган ул көннәрне, мондый шәхесләрне өлкән буын гына түгел, ә мәктәп бусагасын атлап кергән сабыйлар да белергә, өйрәнергә тиешләр – күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллинның 80 яше тулу һәм «За свободу и равноправие» исемле китабы чыгу уңаеннан «Казан» милли мәдәният үзәгендә уздырылган әдәби-музыкаль кичәдән күпләр әнә шундый фикердә чыкканнардыр.

    Әнә бит, чыганак эзләп азапланасы да юк. Акка кара белән чын дөресе ничек бар, шулай язылган. Менә ул татарның яңарыш тарихын, халкыбызның сәяси омтылышларын, язмышын күз алдына китереп бастыручы китап. Авторның үзе әйтүенчә, барысы да әрнеп, ыңгырашуны тышка чыгармыйча, авыртуны сидермичә язылган мәкаләләр... уйларын уйдырып салган да ярсу йөрәгенә шуның белән тынычлык тапкан ул. Бик өзгәләнгән чакларында язылган ул мәкаләләрне туплап, китап итеп бастыртырга кирәклеген Разил Вәлиев белән Туфан Миңнуллин элек тә кат-кат искәрткәннәр югыйсә Фәндәс агага. Әллә вакыт, әллә кул җитмәгән. Инде менә 80 яшьлек юбилее якынлашканда, китапка кагылышлы сүз инде ультиматум рәвешендә яңгыраган.

 

     «Китапта язылганнарның берсе дә уйдырма түгел, аны халыкның җан авазы, таләбе, тарихи сәхифәсе дип кабул итәргә кирәк»,  – диюләре дә юкка түгел шул. Юбилярның бөтен барлыгын Тукайдан китерелгән ике юл белән дә ачып биреп булыр иде:
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.

– Аның бүгенге кичәсе дә тарихи әйбер. Фәндәс Шакирович ул бүген дә бернәрсәгә дә битараф кеше түгел. Нинди генә авырлыклар, вакыйгалар булмасын, ул әле дә газеталарга үз фикерен гел язып, халыкка җиткереп тора, – диде кичәдә юбилярны тәбрикләргә килгән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Ә инде 90 нчы еллардагы тарихи фундаменталь карарларны, гомумән, Фәндәс Сафиулиннан башка күз алдына да китереп булмый, Менә шул чакта, Фәндәс Шакирович, Мөлеков, Таһиров һәм башка шәхесләребез Беренче Президентка да бик ярдәм иттеләр. Фәндәс Шакирович Референдум карарын кычкырып укучы буларак та тарихка кереп калды. Аның чыгышларын һәрвакыт рәхәтләнеп тыңлый идек. Ул фикерләрен аргументлар белән дәлилли белде.
   Шуннан Югары Совет рәисе, уенын-чынын бергә кушып, тагын бер нәрсәгә тукталасы итте. Тел төбе шул: авыз тутырып ана телендә сөйләшә алуына, җаен туры китереп, Фәндәс агага рәхмәтен җиткерү.

– Менә мин Казанга килгәч «исәнмесез», «сау булыгыз»дан кала татарча ләм-мим ике сүз дә әйтә торган кеше түгел идем. Ә болар икетеллелек дип, тавышка куеп, парламент утырышын татарча алып барырга тәкъдим итәләр. Татар телен белмәгәч, мин бит Фәндәс белән дә, Фәүзия Бәйрәмова белән дә бәхәскә кереп, үз фикеремне татарча итеп яклап чыга алмыйм. Шулай итеп, мин татар телен өйрәнергә мәҗбүр булдым. Хәзер, Аллага шөкер, әзрәк сөйләшә алам инде, – ди ул.

   Кешене үзгәртеп булмый. Фәндәс аганың бүген дә татар дип җан атып яшәве. Дөнья, кешелек беткәндә дә үз кыйбласына тугры калыр, татар дип яшәвен беләчәк зат ул. Бу хакта ул үзе болайрак күзаллый (күрәсең, татарның чыдамлыгын да исәпкә алмый калмыйдыр инде ул):
–  Дөньяның да чиге бар. Җитәр вакыт – кояш та сүрелер, җирдә тереклек тә бетәр, соңгы хайван, үсемлек тә яшәүдән туктар. Бер көнне соңгы микроб та җан тәслим кылыр, менә шушы вакытта да безгә исән-сау калу зарур. Минем хыялый өметем, идеалым бар: дөнья беткәндә ике генә кеше исән калса да, аларның язмышы бик аяныч булыр, әмма шул ике кешенең берсе татар булсын иде, – ди Фәндәс Сафиуллин. ...Сәхнәгә кем генә күтә­релмәсен, алар Фәндәс Сафиуллинны якыннан белгән, аның милләт алдындагы фидакарь хезмәтенә бәя бирерлек олпат затлар иде. Чордашы, фикердәше Индус Таһиров та юбилярны халыкның аңын уятырга өлеш кертүче милләтпәрвәр буларак тарихка кереп калуы белән бәхетле ди.

   Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге институт директоры Рафаэль Хәкимовка да юбиляр белән бер сукмактан шактый йөрергә туры килгән. Җитмәсә: «Әни яклап, мин үзем дә Азнакайдан, әни Тымытыкныкы», – ди Рафаэль Сибгат улы, уртаклыкларны барлап. Ул да Фәндәс Сафиуллинның үз сүзендә нык торуына, халык алдында икеләнмичә, шик-шөбһә калмаслык итеп сөйли бе­лүенә соклана. Сабырлык, укымышлылык өстенә, 90нчы еллар аныкы кебек хәрби тәвәккәллекне дә, дәлилле итеп сөйли белүне дә таләп итә шул лидерлардан. «Кирәкле сүзне тиешле урында әйтә белүче», – дип юкка гына әйтми инде аны Разил Вәлиев.

   Фәндәс Сафиуллинның Азнакайдан Дәүләт Думасына депутатлыкка сайланып йөргәндә ышанычлысы булган якташы – халык язучысы Марсель Галиев та кызык­лы гына хатирәләрне яңартты:
–  Фәндәс ага белән аралашып яшәү бәхете 95 елда килде. Ул депутатлыкка сайлана, мин ярдәм итеп йөрим, янәсе. Ул шундый затлы көннәр булып хәтергә уелып калды. Хәл бик катлаулы иде. Сигезенче март алды. Хәтта берсендә Фәндәс агага «Бәйрәм бит, урыныңны хатын-кызга бир», – диделәр. «Парламент трамвай түгел», – диде Фәндәс ага. Мин офицерларны күп күрдем. Шуңа гаҗәпләнәм: Фәндәс агада ничек сак­ланып калды икән бу фәлсәфилек?! Берничә еллар элек кенә ул аккордеон сатып алды. Өйрәнде уйнарга. Менә шулай әкертен генә «чыгара» ул үзенең офицерлыгын... Яшертен генә шигырь дә язып ятмый микән әле ул...

   Гомумән, якташларына рәхмәтле юбиляр. Ул әле булса, «Азнакайга кайтам», «Казанга киләм», дип сөйләшүчеләрдән. Кичәгә дә бердәм килгән иде азнакайлылар. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, мәшһүр артис­тыбыз Әзһәр ага Шакиров та якташлары белән горурланып чыгыш ясадылар. Әлеге кичәнең сценарий авторы-режиссеры, кыскасы, тантананы башыннан азагына кадәр Фәндәс абый югарылыгында булсын дип җан атып йөргән «Казан» милли мәдәният үзәге директоры урынбасары,  «Чатыртау» якташлар җәмгыяте рәисе Халисә Исмәгыйлева да Азнакай кызы. Ул да юбилярга, күп кенә җырлар авторы, шагыйрь Рөстәм Зәкуанов белән бергәләп, «Сез безнең йөз аклыгыбыз» дип, чәчәк бәйләме һәм юбилярның киндергә иңдерелгән фотоларын тапшырды.
     Ә олыгаюын уен-көлке белән каршылап: «Кичтән яткан идем, 79 да, иртән 80 белән уяндым, бер кайгы-хәсрәтен дә күрмәдем», – дип шаяртса да, Фәндәс Сафиуллинның сөй­ләгәннәре сагайта:
– Милләтебезнең бик кыен көрәш юлларын үтәсе бар һәм бу юлы ул без үткәннән авыррак булыр кебек. Без әле сәяси азатлык өчен генә көрәштек, глобальләшү котылгысыз нәрсә. Монда сәяси, икътисади азатлык кына җитми. Безгә бозыклыктан, гөнаһлардан сакланырга кирәк. Хәзерге вакытта исән калган халыкларның киләчәге аның санына, җиренең зурлыгына артык бәйләнмәгән. Дөнья глобальләшкәндә, күп халыклар таралып, эреп бетәр, ләкин халыкның исән калуы аның акылына, әхлагына, культура, белем дәрәҗәсенә, чисталыгына бәйләнгән. Безнең халык саны никадәр ким булган саен, әхлагыбыз дәрәҗәсе шуның кадәр югары булыр­га тиеш. Шул вакытта без исән калабыз, – ди ул. ...Тулы бер язмыш узды күз алдыннан. Анда биш яшьтән әтисез калган малайны да, беренче класстан бирле бергә атлаган әле бүген дә янәшәсендә утырган гомер юлдашы – хатыны Рәзинә апаны да,  Саратов танк училищесында укыган курсантны да, 1970 елда Белорус дәүләт университетының фәлсәфә факультетын кызыл дипломга тәмамлаган студентны да шәйләргә, фотоларда күрергә мөмкин иде. 1954-1988 елларда СССР Кораллы көчләрендә хезмәт итеп, «СССР Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены белән бүләкләнгән полковник Фәндәс Сафиуллинның күкрәгенә ул кичтә,  Татарстан халкына күпьеллык нәтиҗәле хезмәтен искә алып,  «Фидакарь хезмәт өчен» медале дә өстәлде. Аны юбилярга Татарстанның парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

 

Расиха ФӘИЗОВА

 

чыганак: «Шәһри Казан” сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International