2019 елның 28 октябрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты»республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Иҗади ярышта 1762 мәдәният учреждениесе катнашты. Конкурс муниципаль, зона һәм республика этаптларында үткәрелде. Финалга 35 авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты чыкты. Җиңүчеләргә җиһазлар, музыкаль инструментлар, мебель, мәдәни-спорт инвентаре алу, сәхнә костюмнары тегү өчен акчалата сертификатлар тапшырылды. «Авыл клубы, 500 кешедән торган торак пунктның мәдәният йорты» номинациясендә җиңүчеләр арасында безнең Үчәлле мәдәният йорты да бар, ул лаеклы рәвештә 3 нче урынны алып, 200 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Әфәрин! Без булдырабыз !

        


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International