Әгерҗе авыл җирлегендә, кызыклы, мавыктыргыч уеннары белән Сабан туе гөрләп үтте.

8 июнь көнне Әгерҗе авылы Сабан туй мәйданы халык шаукымыннан җанланды. Мәйдан үзенең бизәлеше белән барлык кунакларны, авылдашларны җәлеп итте. Кызыклы, мавыктыргыч уеннар, Әгерҗе авылы башкарма комитеты тарафыннан оештырылган ашханә, бәйрәмгә кайткан кунаклар, авылдашлар күңеленә хуш килде. Спартакиадада катнашкан спортчыларыбызны, юбилярларыбызны, авыл җирлеген төзекләндерүдә актив катнашкан авылдашларны, спонсорларны Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Нилович бүләкләп китте. Милли бәйрәмебез күңелле үтте. 

 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International