Җәйге хезмәт лагерен ябу.

20 июль көнне спорт мәйданчыгында балалар өчен хезмәт лагере ябылу тантанасы узды. Авыл җирлеге башлыгы Назыйф Нил улы балалар белән су объектларында, юлларда куркынычсызлык турында инструктаж үткәрде. Соңыннан төрле хәрәкәтчән, интеллектуаль уеннар үткәрелде. Барлык балалар да призлар алдылар. Сабантуй барысына да бик ошады.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International