08.05.2016 Җиңү көне белән!

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары!

Тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балалары!

Хөрмәтле азнакайлылар!

 

Сезнең барыгызны да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 ел- лыгы белән ихластан котлыйм!

Җиңү көне – илебезнең һәр кешесе өчен иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Үз эченә шатлык-сөенечләрне дә, борчу-кайгыларны да, горурлык хисләрен салган бөек Җиңү бу.

Бөек җиңүгә халкыбыз зур югалтулар бәрабәренә иреште. Аның никадәр күләмле һәм онытылмаслык булуын барыбыз да яхшы аңлый. Безнең Азнакай җирлегеннән генә дә дошман белән көрәшкә 16 меңнән артык асыл ир-егетләребез, гүзәл затларыбыз китте, 8 меңнән артыгы сугыш кырында мәңгелеккә ятып калды.

Бүген без концлагерьларда газап чиккән, тәмуг утын кичергән якташларыбызны искә алабыз. Тылда көн-төн хезмәт куйган хатын-кызлар, яшүсмерләр, балаларны хөрмәтлибез, аларны данлыйбыз. Сез барыгыз да республикабыз, районыбыз үсешенә үзегезнең чиксез зур өлешегезне керттегез.

Фашизмны җиңү – бөтен кешелек өчен онытылмаслык сабак. Бүген без – Җиңү варислары, киләчәк буын тормышы, җирдә иминлек, тынычлык өчен җавап тотабыз.

Ил-көннәргә тынычлык яулаган райондашларыбызга мәңгелек дан һәм хөрмәт!

Барлык ветераннарыбызга һәм азнакайлыларга сәламәтлек, рәхәт тормыш, аяз күк йөзе, тыныч тормышның кадерен белеп, шатлык-сөенечтә генә яшәвебезне телим!

Җиңү бәйрәме белән, хөрмәтле райондашлар!

 

Ихтирам белән, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель ШӘЙДУЛЛИН


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования