Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Безнең халыкта киң таралган уен коралларының берсе – гармун.🎶🪗Кәкре Елга авылында традиция буенча һәр елны Сабантуй алдыннан "Уйнагыз, гармуннар" бәйгесе үтә. Бу көнне авыл гармун тавышларына күмелеп, караңгы төшкәнче халык бәйрәм итә. Быел моң бәйгесе үзенә күп кенә гармунчыны җыйды. Чарда катнашучыларны район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев сәламләде һәм гореф-гадәтләрне, буыннар бәйләнешен саклап килүче авыл халкына тирән рәхмәтен белдерде.
Моң осталары арасында гүзәл затларның да булуы бәйрәмгә тагы да ямь өстәде.