ГАЛИЕВА РОЗА АЛМАС КЫЗЫ
Район башлыгы урынбасары-Совет рәисе урынбасары
КОНТАКТЛАР Адрес: Азнакай ш., Ленин ур., 22
Телефон: 8(85592) 7-24-02
БИОГРАФИЯ 1966 елның 5 августында Татарстан Республикасы Әлмәт районының Бакчасарай бистәсендә туган. Туган көненнән Актүбә бистәсендә яши. Казан дәүләт педагогия институтын "Француз һәм немец телләре укытучысы" белгечлеге буенча тәмамлый (1988г).
1988 елның 15 августыннан 2005 елның 30 сентябренә кадәр - немец теле укытучысы, Актүбә ш.т.б. 2 нче урта мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары;
2005 елның 30 сентябреннән 2010 елның 23 декабренә кадәр - 1 нче муниципаль урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры;
2010 елның 23 декабреннән 2020 елның 18 сентябренә кадәр - «Актүбә ш.т.п.» муниципаль берәмлеге башлыгы;
2020 елның 19 сентябреннән - Башлык урынбасары - Совет рәисе урынбасары, Азнакай район Советы депутаты, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Президиумы әгъзасы;
Дәүләт һәм ведомство карамагындагы бүләкләре бар: "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале (2005), "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдә казанышлары өчен" медале (2016), "Фидакарь хезмәт өчен" медале (2021), "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе (2005)
Кияүдә, ике малай тәрбияли.