Бушлай юридик ярдәм

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

29 сентябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Әлеге чара кысаларында бу көнне “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны
8.30–10.00 с әгатьләрдә – ТРның Азнакай нотариаль округы нотариусы Светлана Акулова;
10.00–12.00 сәгатьләрдә – ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы вәкиле;
13.00-14.30 сәгатьләрдә – суд приставлары федераль хезмәтенең Азнакай районы бүлеге җитәкчесе – өлкән суд приставы Максим Малышев;
14.00–16.00 сәгатьләрдә – прокуратура вәкилләре кабул итү үткәрәчәк.

Иҗтимагый кабул итү урыны түбәндәге адреста урнашкан: Солтангалиев урамы, 21 йорт (район-шәһәр Мәдәният йорты, 1 кат). Кабул итүгә алдан язылу мәҗбүри түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International