Укытучылар көне белән!

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән тәбрик итәм.
Сез балаларга дөньяны танып белергә, аларның сәләтен ачарга, тормышта дөрес юл сайларга ярдәм итәсез. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм. Районыбыз мөгаллимнәре мәгариф өлкәсендәге казанышлары, тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы булулары белән һәрчак аерылып тордылар һәм киләчәктә дә үз эшләренә тугры калырлар дип ышанам.
Кадерле укытучылар! Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, хезмәт җиңүләре, игелекле укучылар тәрбияләвегезне телим. Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә һәм ачышларга этәрсен!
Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International