Сүзебез мактәп партасы артыннан ук янгын сүндерү хезмәтенә килеп кергән егет - Ленар Галәүв турында барыр. 14 яшеннән үк янгын сүндерүгә багышланган спорт белән шөгылләнеп бүгенге көнгә кадәр Татарстан республикасы көньяк-көнчыгышында урнашкан янгын сүндерү бүлекләре арасында яшь егетләр белән көч сынашып Азнакай шәһәре янгын сүндерүчеләре командасына җиңү яудыра. “Янгынга каршы гамәли спорт төре чын егетләр - коткаручылар өчен булганга күңелгә бик якын” - ди үзе Ленар. Мәктәп елларында дәресләрдән соң ук 24 нче янгын сүндерү бүлегенә килеп төрле : коткару өчен биеклеккә менә торган баскыч, алга килеп баскан каршылыкларны җиңәргә, хәрби җиһазландыру буенча җәелдерү күнегүләре ясап әзерләнә ул. Яратып өлгергән спорт төренең тормышта да кирәклек теләге туа. Әлеге теләк хыялга, максатка әверелеп мәктәп елларын тәмамләуга Ленар өчен нинди һөнәр сайлау алдан беленгән була. Янгынга каршы гамәли спорт төре Ленарны янгын сүндерүче һөнәр иясенә алып кереп китә.
Ул әледә, 98 нче елларда Екатеринбург янгын сүндерү-техник уку йортында белем алып янгын сүндерү бүлегенә үз һөнәрен яклау өчен кайтып эшләгән чорда, хезмәттәшләре белән ничек беренче янгынны сүндергәнен искә алып сөйли. Тәҗрибәсе дә булмаган егет, бар көченә янгынга каршы торганда үзен чын янгын сүндерү караулы әгъзәсе итеп тоя. Әйтеп бетергесез әлеге тойгылардан соң ул, янгын сүндерү һөнәрен тагын да якын күреп, бик тә кирәклеген аңлап һөнәр сайлаганда ялгышмаганлыгын аңлый.
Кызганычка каршы ялкын белән көрәшү юллары егет өчен бик тиз ачылмый. Уку йорты бүленеше укуны тәмамлагач егетне янгын сүндерү бүлеге инспекциясенә озата, тик егет генә бирешмичә бик тиз аңлап ала- бу ул теләгән һөнәр түгел. Шук егет өчен әлеге хезмәттә адреналин җитми, шуңа да беренче килеп чыккан форсаттан файдаланып ул караул башлыгы итеп күчә.
“Караул башлыгының эше җанлы”- ди Ленар, - сүндерергә барган һәрбер янгын бер берсенә бердә ошамаган. Һәрбер янгын үзенчәлекле табышмак кебек. Караул башлыгы әлеге табышмакны тиз генә чишеп төрле алымнар алырга тиеш, чөнки кеше гомере аның кулларында”.
Көндәлек хезмәтендә Ленар хезмәттәшләре өчен бик җаваплы карый. Әйтергә кирәк, ялкынны сүндерергә тәҗрибәсез егетләрне кертмичә, кара төтенне гизеп үзе җитәкләгән беренче коткару боҗрасын алып керә. Ленар үзе дә янгын сүндерүчеләр кыю булырга тиеш, тик игътибарлык булуны да таләп итә. “ Ялкын белән көрәшүчеләр вакыт узган саен каешланалар. Безнең өчен кара төтен һәм ялкын гадәткә керә, шуңа да кайберәүләр гади кеше өчен бу афәт бик тә куркыныч икәнен сизми калалар. Ә без аларны онытырга тиеш түгелбез”.
Ленарның җилкәсе артында хәрби хезмәт аз түгел. Авыр булган шуларның берсе 2010 елның җәе. Кизү торган караул утырырга, янгын сүндерү машиалары моторлары суынырга да да җитешмичә берсе артыннан берсе янгынга чакыру сирена тавышы чыңлап гына тора. Районның төрле почмакларныда килеп чыккан янгыннарны олыга ңибәрмәс өчен тиз арада сүндерергә омтылдылар. Караул башлыгы Галәүовның хезмәт юлы лаеклы билгеләнә - ул Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы билгеләгән “2010 нчы елгы янгыннарда катнашучы” медале белән бүләкләнә. 2015 елны янгын сүндерүче егетне зурлап Россия башкаласыннан тагын бер бүләк килеп төшә. Озын һәм озак бертапсыз хезмәт юлы өчен Ленарны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының, иң бөек бүләкләрдән саналган “Маршал Василий Чуйков” медале белән бүләкләнә.