Ноябрь аеның беренче яртысы Азнакай нефтьчеләре һәм 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре скважиналарның җир асты ремонтлау белән шөгылләнүче бригадалар яшәү өчен махсус вогоннарны тикшерү белән башланып китте. Уздырылган тикшерү кышкы чорга әзерләнүгә багышлана. Бригада эшчеләре яшәү өчен махсус вагоннар ялкынга тиз бирелүчән - чөнки төрле якка сузылган электр чыбыгы, янгынга каршы торалмаган җылыткычлар янгын чыккан очракта кыска гына вакыт эчендә барлык мөлкәтне юкка чыгарырга мөмкин.
Профилактик тикшерүләр янгын куркынычсызлыгы буенча яхшы яктан гына бәяләнде. 2016 елны уздырып җибәргән тикшерүләргә караганда быелгы тикшерүләр буенча янгын куркынычсызлыгы таләпләре күберәк үтәлгән. Скважина төбендә урнашкан җиһазларларны ремонтлау буенча цех инженеры Фазлеева Венера ярдәме белән бүгенге көндә барлык яшәү өчен махсус вогоннар, янгын сүндерү өчен кирәкле махсус җиһазлар белән тупландырылган, һәрвакыт янгын куркынычсызлыгына нигезләнгән инсруктажлар үткәрелеп килә. Соңгы кайткан яшәү өчен махсус вогоннар автоном рәвештә янгынны сиздерүчән җайланмалар белән эшләнелгән, алар ярдәме белән ялкынны тиз арада күреп алып һәм ялкынга каршы торырга санаулы минутларны саклап калырга мөмкин. Скважиналарның җир асты ремонтлау белән шөгылләнүче бригадалар яшәү өчен махсус вогоннар янгын сүндерү бүлегеннән еракларда урнашкан булганлыктан, әлеге янгынга каршы торучан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә буйсынып эшләү бик тә мөһим.