Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турындагы килешүгә кул куелды. Килешү нигезендә республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында 2018 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 10 126 сум итеп билгеләнә, бу республикада 2017 елның III кварталында минималь куллану бюджеты күләменең 70 процентын тәшкил итә. Шул рәвешле, әлеге сектордагы хезмәт хакының 6,7 процентка артуы яшәү минимумыннан түбән хезмәт хакы алучыларның санын киметүгә этәргеч булып тора. Ә инде дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә айлык минималь хезмәт хакы Татарстанда федераль закон нигезендә, ягъни 9489 сум итеп билгеләнгән.