Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын күзәтчелеге бүлегендә сорау алу органнары оешуга 90 ел тулды. Әлеге бүлек хезмәткәрләре шушы көннәрдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Баштагы елларда ручка һәм блокнот кына куллансалар, бүгенге көндә күчмә криминалистик лаборатория белән эш итүчеләр янгыннан калган көл, күмер кисәкләрен җентекләп өйрәнәләр. Дивар, өй җиһазларының яну дәрәҗәсен билгеләп, ялкынның кайдан, ничек, ни сәбәпле чыгуын ачыклыйлар. Гаепле затларны алар билгели. Бәхетсезлек очракларының киң таралган сәбәпләреннән чыгып янгын куркынычын, бәла-казаларны кисәтү, профилактика эшен алып бару да алар өстендә.
Районыбызда шундый катлаулы, җаваплы эшләрнең берсен Нияз Шәрипов башкара. РФнең янгынга каршы дәүләт хезмәте академиясен бишлегә генә тәмамлаган егет хезмәт юлын Азнакайда дәүләт инспекторы вазифасында башлый. Читтән торып Мәскәү шәһәренең юридик академиясендә белем алгач, эчке хезмәт майоры өлкән сорау алучы вазифасына билгеләнә.
Зур игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне сораган хезмәт иясе Нияз Марсель улына тәүлекнең төрле вакытында эшкә чыгарга туры килә. Намуслы башкарган хезмәте, ирешкән уңышлары өчен ул икенче, өченче дәрәҗә “Мактаулы хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Район җитәкчелегенең күпсанлы Рәхмәт һәм Мактау хатларына да ия булган.
Янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшләре бүлеге