28 гыйнвар көнне актүбәле янгын сүндерүчеләргә янәшәдәге шәхси йортта ут чыгуы турында хәбәр итә. Ул мал-мөлкәте артыннан утка керергә теләгән күршесе – 1929 елгы пенсионер Фоат Сабитовны бәладән алып кала һәм янгын сүндерү бригадасы килгәнче кул астындагы чаралар ярдәмендә төзелешнең түбәсен һәм өй алдын камап алган ялкын белән көрәшә башлый. Көчле җил хәлне тагын да катлауландыра: йортның эчке өлеше тулысынча янып бетә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның сәбәбе ачыклана. Фоат Сабитовка ярдәм күрсәтергә теләк белдерүчеләр булса, аның улы Фәрит белән 89179166191 телефон номеры буенча элемтәгә керергә була.
Янгын вакытында саклык чараларыннан тыш, үзүзеңне тоту кагыйдәләрен белү һәм үтәү мөһим. Әгәр документлар һәм акчаларыгыз бер урында саклана икән, аларны тиз генә алып чыгыгыз. Күпләр 10 минут вакыт бар дип нык ялгыша. Нибары 30 секундтан соң ялкын белән идарә итеп булмый. Эзләү өчен вакыт сарыф итмәгез, юкса һәлак булуыгыз бар. Сезнең тормыш кәгазьләргә караганда кадерлерәк икәнен бервакытта да онытмагыз. Сак һәм игътибарлы булыгыз! Янган бүлмәдән чыкканда ишекләрне ябыгыз, әмма бикләмәгез. Бу ялкын таралуга юл куймас.
Йортыгызга төтен чыкканын белдерә торган җайланма, ут сүндергеч куегыз: үзвакытында бәладән хәбәрдар булып, беренчел сүндерү чараларыннан файдалану мөмкинлеге булсын.
Ут чыккач, кичекмәстән 01, кәрәзле телефоннан 101, 112 номерына шалтыратып хәбәр итегез.