Узган атна барышында Татарстан республикасы көньяк-көнчыгыш районнарында урнашкан янгын сүндерү бүлекләре арасында 24 нче янгын сүндерү бүлеге командсы да көч сынашты. Юл транспорт һәлакәте булган очракта һәм дә башка коткару эшләре барышы буенча иң яхшы коткаручылар исемен яулар өчен, төрле яктан Әлмәт шәһәренә янгын сүндрү бүлекләре вәкилләре килгән иде.
Безнең команда өчен олы нәтиҗәләр генә кирәк иде. Янгын сүндерүчеләр Марат Валькаев, Ренат Гаффаров, Ленар Фарукшин һәм янгын сүндерү машина йөртүчесе Рөстәм Рахимов үз һөнәрләренең чын иясе икәннәрен күрсәтеп киттеләр. 13 янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре катнашкан әлеге бәйгедә, күбесен артта калдырып безнекеләр дүртенче урынны яулап кайттылар.