Законда үзгәрешләр бар

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

2018 елның 1 гыйнварыннан алкоголь продукциясен законсыз күчереп йөрткән өчен җаваплылык кертелде.
“Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү, аның әйләнешенә дәүләт көйләве һәм алкоголь продукциясен куллануны чикләү турында” закон нигезендә маркировкаланмаган алкоголь продукциясен, шул исәптән Евразия икътисади берлегенә керүче товарларны, күчереп йөртүче физик затлар РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә 3 мең сумнан 5 мең сумгача штрафка тартыла. Алкоголь эчемлекләрен конфискацияләү дә күздә тотыла.
Закон нигезендә, мондый төр продукцияне бер кеше башына 10 литр күләменнән артмаган очракта гына күчереп йөртергә мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International