Сәнгать мәктәбенең “Бәхет” ансамбле солисткасы, бүгенге көндә Әлмәт музыка көллиятендә укучы Виктория Куцына НТВ каналында бара торган “Ты – супер!” проекты кастингын уңышлы үтеп, хәзер 92 катнашучы арасында финалга чыгу өчен көрәшә. Вика җыр белән 4 яшеннән мавыга. Төп юнәлеше – академик вокал. Хыялы – зур сәхнәдә Земфира һәм Ёлка белән җырлау. Музыкада джаз стилен үз итә. Җыр сәнгатеннән тыш, чаңгыда, тимераякта шуу белән шөгыльләнә. Әйдәгез, якташыбызны бердәм яклап, аның өчен тавыш бирик: http://www.ntv.ru/peredacha/Super/team/68240/17786/