Технологик афәтләрдән саклануга багышланган гомуми күнекмәләр уздырылды

2018 елның 10 феврале, шимбә

Азнакай шәһәрендә урнашкан, насослар ярдәмендә куллануга яраклашмаган ягулык кудыру станциясендә, технологик  афәтләрдән саклануга багышланган гомуми күнекмәләр уздырылды. 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән беррәттән, газ эшкәртү цехы һөнәр ияләре, бердәм  янгыннан һәм төрле куркыныч янаудан сакланыр өчен коткару эшләрен кабатлап карадылар. Уйдырма буенча  технологик җайланма эштән чыгып, кулланылышка дучар булмаган ягулык әлеге оешма тирәлегенә түгелә. Шушы очракта янып китүчән нефть сыеклыгы әйләнә тирәне камап алып, һавада олы газ пәрдәсе барлыкка китерә. Беренче булып әлеге көрәшкә газ чыгу очрагында ярдәм күрсәтүче оешма вәкилләре, һавага ягулык газлары таралмасын өчен эштән чыккан торбага камыт кигезеп үз эшләрен  тиз башкарырга теләделәр. Алар эшләгән арада янгын сүндерүчеләр дә,томаланып торган ягулык газлары җыелып янгын була калса, үз чиратында көрәшкә эзер булып тордылар. Әлеге күнекмәләрне катлауландырып, уйдырманы җитәкләгән     Газ-нефть эшкәртү һәм кудыру оешмасы, хезмәт саклау һәм куркынычсызлык буенча баш инженеры  Фәйрүз Хөсәенов  якында янгын чыгуын белдерә. Көрәшкә әзер булган  янгын сүндерүчеләр  үз осталыкларын кулга алып ялкынга каршы тордылар, һәм дә уңышлы гына  әлеге янгынны сүндерүгә ирештеләр.

Артта калган гомуми күнекмәләр 24 нче янгын сүндерү бүлеге янгын сүндерүчеләре өчен тагын бер кат үз өстендә эшләп, һөнәрләрен яңартырга бер чимал булды. Күнекмәләр янгын сүндерүчеләр өчен газ эшкәртү цехы һөнәр ияләре белән беррәттән  эш итү бик тә файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International